Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәлбагышлылар җәен дә чаңгыда ярыштылар

Мәлбагышта узган авыл бәйрәме кызык тамашаларга бай булды.

Җәйнең соңгы матур көннәреннән файдаланып, авылларда бәйрәмнәр гөрли. Мәлбагышлылар да көзгә аяк басар алдыннан җырлы-моңлы, уенлы-бәйгеле шундый чара уздырдылар.

Район башлыгы урынбасары Роза Галеева, Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтшин халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр, юбилярларга бүләкләр тапшырдылар.

Бу көнне нинди генә ярышларда көч сынашмадылар авылның уңган-булган, җитез хатын-кызлары, ир-егетләре, балалары. Хәтта чаңгы киеп тә, тез тиңентен киез итекләрдә дә, агач атларда да узыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев