Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәптә хезмәт айлыгы бара

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Азнакай мәктәбендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүгә, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә зур әһәмият бирелә. Бу уку елында да хезмәт айлыгы кысаларында төрле чаралар үткәрелә. Укучыларның кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылды, "Һөнәрләр илендә", "Ягез әле, кызлар һәм малайлар!" дип аталган класстан тыш чаралар, викториналар, укучылар арасында һөнәри осталык...

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Азнакай мәктәбендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүгә, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә зур әһәмият бирелә. Бу уку елында да хезмәт айлыгы кысаларында төрле чаралар үткәрелә. Укучыларның кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылды, "Һөнәрләр илендә", "Ягез әле, кызлар һәм малайлар!" дип аталган класстан тыш чаралар, викториналар, укучылар арасында һөнәри осталык конкурслары үткәрелде, "Әти-әниләремнең һөнәре", "Мин кем булырга телим?" темаларына стенгазеталар чыгарылды.

Мәктәп администрациясе һәм Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы тыгыз элемтәдә. Анда безнең мәктәпне тәмамлаган укучылар өчен аерым төркемнәр булдырылган. Әле күптән түгел укучылар Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалына һәм "Азнакай киемнәре"нә экскурсиягә бардылар. Монда алар районыбызга нинди һөнәр ияләре кирәклеге турында белделәр, уку процессы белән таныштылар.

Алсу Мөхәммәтова, педагог-оештыручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәптә хезмәт айлыгы бара