Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәп музее таң калдырды

Без, "Ак Чишмә" инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр, Актүбә бистәсе 2 нче мәктәбенең туган төбәкне өйрәнү музеенда экскурсиядә булдык. Музей җитәкчесе Фәнүзә Кашапова андагы тарихи экспонатлар турында бик кызыклы итеп сөйләде. Район, Актүбә тарихын чагылдырган бай тарихи материалларны әле моңа кадәр күргәнебез юк иде. Беренче залда бистә һәм мәктәп...

Без, "Ак Чишмә" инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр, Актүбә бистәсе 2 нче мәктәбенең туган төбәкне өйрәнү музеенда экскурсиядә булдык. Музей җитәкчесе Фәнүзә Кашапова андагы тарихи экспонатлар турында бик кызыклы итеп сөйләде. Район, Актүбә тарихын чагылдырган бай тарихи материалларны әле моңа кадәр күргәнебез юк иде. Беренче залда бистә һәм мәктәп тарихы, укытучыларның уңышлары, пионерия, лениниана, көнкүреш куллану әйберләре, крестьян өе, кул осталарының эшләреннән торган экспонатлар, икенчесендә сугыш чоры тарихи истәлекләре турындагы материаллар урнаштырылган. Бу көнге сәяхәтебез бик файдалы булды. Шундый ял чарасы оештырган өчен сәнгать җитәкчесе Альбина Гыйләҗетдиновага рәхмәтлебез.

Илдар Латыйфуллин, Сәпәй авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәп музее таң калдырды