Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Митрәйдә республикада беренче яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшинга халыкның соравы күп булды Кичә, 19 апрельдә, районыбызда узган ТР Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында депутатларның игътибар үзәгендә беренчел медицина звеносы -шәһәр һәм район поликлиникаларының эшен оештыру булды. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә республика парламенты депутатларын район башкарма комитеты җитәкчесе Марсель Шәйдуллин озата...

ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшинга халыкның соравы күп булды

Кичә, 19 апрельдә, районыбызда узган ТР Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында депутатларның игътибар үзәгендә беренчел медицина звеносы -шәһәр һәм район поликлиникаларының эшен оештыру булды.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә республика парламенты депутатларын район башкарма комитеты җитәкчесе Марсель Шәйдуллин озата йөрде.

Күчмә утырышның көн тәртибе "Азнакай "Нефтемаш" заводы" ААҖ белән танышудан башланды. Машина төзелешенә нигезләнгән предприятие эшчәнлек кырын елдан-ел киңәйтә.

"Татарстанда хоккейны үстерү Программасы" кысаларында 2004-2010 елларда республиканың 41 шәһәрендә һәм районында завод "Шатлык" хоккей комплекслары ясап урнаштырды. Түбән Камада нефть эшкәртү заводы төзүчеләре - "Танеко" ААҖ өчен ясалган модуль биналар да файдалануда уңайлылыгы белән аерылып тора.

Заводның Актүбәдә, Лениногорскта - вагон-йортлар, блок-бокслар, Мавринскийда йөк машиналары өчен бортлы платформалар ясау, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә автомобиль шассиена кран-манипулятор җиһазларын монтажлау белән шөгыльләнүче филиаллары бар.

Әлмәт районы өчен ясалган 2 автомобильгә модульле янгын депосы, шулай ук Азнакай районы хакимияте заказы буенча эшләнгән күчмә стоматология бинасы зур кызыксыну уятты.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, "Нефтемаш" заводы һәм районыбыз үзәк сырхауханәсе модульле фельдшер-акушерлык пункты проектын ясады. 2012 елның февралендә аның макеты әзер булды. Әлеге проектны ТР Президенты Р.Миңнеханов, Россия премьер-министры В.Путин хуплады. Проектны "Татнефть" ААҖ финанслаштыра.

Завод өч төрле фельдшер-акушерлык пункты җитештерәчәк: А (44,3 кв.м), В (62,5 кв.м), Г (83,3 кв.м). Беренчесе авыллардагы халыкның санына карап файдаланылачак.

Шундый ФАП Митрәй авылында сафка басты. Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Марсель Зөфәр улы республикабыз Президенты Р.Миңнехановка, ТР Сәламәтлек саклау министры А.Фәрраховка, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Ш.Тәхаутдиновка рәхмәтен белдерде.

ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин митрәйлеләрне шатлыклы вакыйга белән котлап, сәламәтлек саклау өлкәсендәге үзгәрешләргә тукталды.

-Республика, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге белән киңәшеп, без халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтүдә яңа шартлар тудырырга кирәк дигән фикергә килдек.

19 апрельдә Митрәй авылында республикада беренче яңа типтагы фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Алга таба бу проект уңышлы гына эшләп китәр, башка районнар һәм хәтта өлкә, республикалар да шушындый тиз төзелә торган заманча ФАПлар белән тәэмин ителер дип уйлыйбыз, - диде Дәүләт Советы спикеры.

ТР Сәламәтлек саклау министры А.Фәррәхов та үз чыгышында бүген республикада җитди һәм зур проектның старт алуын билгеләп үтте.

"Азнакай "Нефтемаш" заводы" ААҖ генераль директоры М.Гайсин символик ачкычны Әсәй авыл җирлеге башлыгы Х.Галиевка тапшырды һәм ФАПның уңышлы эшләвен теләде.

Митрәйдә 349 кеше яши. Заманча фельдшер-акушерлык пунктының авыл халкы өчен әһәмияте бик зур. Җыйнак кына бина тышкы яктан да, эчтән дә күзне иркәләрлек. Ул газ белән җылытыла, янгынга каршы һәм сак сигнализацияләре урнаштырылган, телефон элемтәсе, кайнар һәм салкын су белән тәэмин ителгән. Биредә процедура; балалар һәм акушерлык бүлмәләрен үз эченә алган фельдшер; санитар һәм хуҗалык бүлмәләре, авыруларны кабул итү урыны бар. Заманча медицина җиһазлары белән комплектлаштырылган ФАП белән югары категорияле, 25 ел стажлы фельдшер Миләүшә Ильясова җитәкчелек итә.

Бу көннәрдә Митрәйдә шулай ук күчмә стоматология кабинеты да эшли.

-Элек теш дәвалау өчен шәһәргә барып, чират торырга туры килә иде. Авыл кешесенең бит вакыты да тар, транспорты да кирәк, акчасы да санаулы дигәндәй... Мондый шартларга сөенеп туя алмыйбыз, - ди озак еллар терлекчелектә эшләгән ветеран Сәвирә Заһитова.

Авыл соңгы елларда күзгә күренеп үсә, төзекләнә. Биредә башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, райпоныкы һәм шәхси кибетләр бар. Хуҗалык "Азнакай" агрофирмасы карамагында. Үз авылдашлары, эшмәкәр Зиннур Шәвәлиев тә иске фермаларны яңартып, 550 баш мөгезле эре терлек, 110 баш кәҗә асрауга керешкән. Эше барның ашы бар, ә ашы барның - киләчәге өметле.

Аннан соң кунаклар район үзәк поликлиникасында булдылар. Соңгы елларда авыруларны кабул итүдә биредә яңа алымнар кертелде. Озын чиратларны киметү максатларында гомумпрактика табиблары һәм тар белгечләр пациентларны телефоннан алдан язылу буенча кабул итә. Барлык бүлмәләр дә телефонлаштырылган. Гомумпрактика табиблары бүлмәләрендә компьютерлар урнаштырылып, алар бер челтәргә ялганган. Поликлиникада коляскалы инвалидлар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Әлбәттә, район үзәк сырхауханәсе баш табибы А.Шәмсетдинов проблемаларның да җитәрлек булуын яшермәде, аеруча тар белгечләргә кытлык үзен сиздерә. Районда барлыгы 45 ФАП бар, шуның 15 енә, шулай ук 3 поликлиникага ремонт таләп ителә.

Хөкүмәт җитәкчеләренең бу объектларда йөрүе юкка гына түгел иде. Мәдәният йортында узган ТР Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында депутатлар гражданнарның сәламәтлеген саклау турында законны тормышка ашыруда Татарстан Республикасында беренче медик-санитар ярдәм күрсәтү һәм эшләүче гражданнарга санитар-курорт учреждениеләре шартларында медицина тернәкләндерүен оештыру мәсьәләсен тикшерделәр. Төп доклад белән ТР Сәламәтлек саклау министры А.Фәррахов чыкты. Ул республикада амбулатор-поликлиника медицина хезмәтенең торышын яктыртты, бу өлкәдәге промблемаларга тукталды. Алар: биналарга капиталь ремонт үткәрү, медицина учреждениеләренең матди-техник торышын яхшырту, авыл җиренә белгечләр тарту.

Депутатлар ТР Министрлар Кабинетына 2012-2016 елларга республика халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү буенча максатчан республика программасын эшләп кабул итүне ашыктыруны; киләсе һәм аннан соңгы елларга республика бюджетын формалаштырганда санитар-курорт учреждениеләрдә эшләүче гражданнарның тернәкләндерүен оештыру өчен акчаны күбрәк бүлүне тәкъдим итү турында һәм халык сәламәтлеген яхшыртуга юнәлдерелгән башка мөһим карарлар кабул итте.

Утырышта шулай ук дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышын чакыру мәсьәләсе каралды; ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе М.Шакировның республикада Җир кодексы положениесен тормышка ашыру, өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү турында информациясе тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев