Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Митрәй авылы мәдәният йортында ”Яшьнәп узган яшьлек елларым” исемле бәйрәм узды

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Митрәй авылы мәдәният йортында "Яшьнәп узган яшьлек елларым" исемле бәйрәм узды. Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Идиятова һәм үзебезнең авыл килене, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Әхмәтгалиева, китапханәче Фәнүзә Ваһапова өлкәннәрне ачык йөз белән каршы алдылар. Әсәй авыл җирлеге башлыгы Люция Вәлиева изге теләкләрен җиткереп, хезмәт ветераннары...

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Митрәй авылы мәдәният йортында "Яшьнәп узган яшьлек елларым" исемле бәйрәм узды. Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Идиятова һәм үзебезнең авыл килене, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Әхмәтгалиева, китапханәче Фәнүзә Ваһапова өлкәннәрне ачык йөз белән каршы алдылар.

Әсәй авыл җирлеге башлыгы Люция Вәлиева изге теләкләрен җиткереп, хезмәт ветераннары Әнвәр Латыйпов, Әнвәт Хәкимов, Әнвәр Шәйдулин, Бәдерлебанат Абдуллинага район башлыгының Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләкләрен тапшырылды. Шулай ук юбилярлар да игътибардан читтә калмады.

Бәйрәмгә Чаллы шәһәреннән авылдашыбыз Ирек Батыршин гаиләсе белән кайткан иде. Алар мәдәният йортына баян бүләк иттеләр.

Бәйрәм тирән мәгънәле, эчтәлекле итеп әзерләнгән җыр-биюләр, гармун моңнары белән үрелеп барды. Күңел белән балачакка, яшь вакытларга, бергә эшләгән елларга кайтып килдек.

Фәндилә Әхмәдишина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Митрәй авылы мәдәният йортында ”Яшьнәп узган яшьлек елларым” исемле бәйрәм узды