Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мисырга баргач

Язгы каникулда гаиләбез белән Мисырга ял итәргә бардык. Кызыл диңгездә маска киеп йөздек. Суда медузалар да бар иде. Мин аларга тияргә тырышмадым, чөнки чагарга мөмкиннәр. Кызыл диңгездәге су бик чиста. Бер литр суның кырык ике процентын тоз тәшкил итә икән. Хургада шәһәренә экскурсиядә безгә папирус кәгазе ясарга өйрәттеләр, исле май...

Язгы каникулда гаиләбез белән Мисырга ял итәргә бардык.

Кызыл диңгездә маска киеп йөздек. Суда медузалар да бар иде. Мин аларга тияргә тырышмадым, чөнки чагарга мөмкиннәр. Кызыл диңгездәге су бик чиста. Бер литр суның кырык ике процентын тоз тәшкил итә икән.

Хургада шәһәренә экскурсиядә безгә папирус кәгазе ясарга өйрәттеләр, исле май заводында булдык. Шулай ук безне мәчет белән чиркәүгә дә алып бардылар.

Тоби утравында булдык.. Су көймәсенә утырып, беренче тапкыр скат, мурена балыкларын күрдем.

Без диңгездә су коендык, футбол, волейбол, зур теннис, бильярд уйнадык. Кичләрен отельдә концертлар була иде. Соңгы көнне дөядә йөрү бәхетенә ирештек.

Булат Ягъфәров, Тымытык мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев