Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Миргазиян Динмөхәммәтов “Хәрби антка тугрылык” китабына мәгълүмат туплауда азнакайлыларның активлыгын сорады

1984-86 елларда хәрби хезмәтен әфган җирендә үтә Миргазиян Динмөхәммәтов. Никадәр дусларын гомерлеккә югалта ул яу кырында. Баш өстеннән пулялар очканда, миналанган кырларны, сукмакларны узганда Миргазиянның да гомере кыл өстендә калган мизгелләр аз булмый. Ә бер хәрби операция вакытында яу кырыннан 13 кешенең нибары 4 есе генә исән чыга. Миргазиян каты...

1984-86 елларда хәрби хезмәтен әфган җирендә үтә Миргазиян Динмөхәммәтов. Никадәр дусларын гомерлеккә югалта ул яу кырында. Баш өстеннән пулялар очканда, миналанган кырларны, сукмакларны узганда Миргазиянның да гомере кыл өстендә калган мизгелләр аз булмый. Ә бер хәрби операция вакытында яу кырыннан 13 кешенең нибары 4 есе генә исән чыга. Миргазиян каты яралана, контузия ала. "Батырлык өчен" медале дә шул яудан соң тапшырыла аңа...

Тәнгә генә түгел, җанга да тирән яраларын салган әфган сугышы Миргазиянның яшәү принципларын да төбе-тамыры белән үзгәртә. Дуслык, туганлык, мәрхәмәтлелек, гаделлек, патриотлык хисләрен яшәешебезнең төп нигезе итеп куя һәм тыныч тормышта да әлеге кыйбласына тугры кала.

Ярдәмгә мохтаж сугышчан дусларына игелекләр кылу, яу кырында ятып калганнарның әти-әниләренә кулдан килгәнчә булышлык итү - дистә еллар дәвамында үтәлеп килгән төп максаты.

Хәер, аның шәфкатьлелек эшчәнлеге һәр тарафта - районыбызда балалар, инвалидлар, өлкәннәр белән үткән, аларга багышланган хәйрия чаралары дисеңме, патриотик тәрбия юнәлешендәгеләреме, спорт бәйгеләре - һәркайсына матди өлеше генә түгел, Миргазиянның күңел җылысы да салына.


Туган авылы Камышлыны яшәтүгә куйган тырышлыгын район Советы депутаты буларак вазифасы дип кенә түгел, ә шушы җирлеккә тугры калган улы дип санау дөресрәк булыр. Ул авылдашларын чиксез сөендереп, мәчетле дә итә, зиратны карап, төзекләндереп тора, тип-тигез юллар да түшәткән...


Үзенең мең дә бер мәшәкате өстенә Миргазиян Динмөхәммәтов районның иҗтимагый тормышында да актив катнашырга өлгерә. Инде шактый еллар ул Әфганстан сугышы ветераннарының Россия берлегенең Азнакай төбәк бүлекчәсен җитәкли. Бүген аның райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп әйтер сүзе бар:

- Әфган, чечен сугышларын, башка хәрби вакыйгаларны кичкән егетләребез, алар кылган батырлыклар тарих битләрендә уелып калырга тиеш. Шул максаттан "Хәрби антка тугрылык. Верность воинской присяге" исеме белән китап нәшер итәргә булдык.


Бүгенге көндә аның өчен материаллар (фотолар, язмалар) туплау дәвам итә. Сугышчан дусларыбызның, бу афәтләрне кичеп кайтып та, бик иртә гомерләре өзелгән чордашларыбызның берсе дә онытылып калырга тиеш түгел. Шул максаттан чыгып, райондашларыбыздан бу изге гамәлдән читтә калмауларын, активлык күрсәтүләрен сорар идем.

Мәгълүматлар туплауда сезнең ярдәмгә өметләнәбез. Егетләребез хакында белешмәләр, фотоларын китапны әзерләүче редколлегиягә ("Лидер-Авто" предприятиесенә) тапшырсагыз иде.

Сорауларыгыз булса, 45-0-99; 7-22-77; 8 9172643403; 8 9375717465 телефоннары аша шалтыратырга мөмкин.

Азнакай егетләренең батырлыгын тарих битләрендә мәңгеләштерик, күгебез аяз булсын, сугышлар тарихта гына калсын!


Лиза НУР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Миргазиян Динмљхђммђтов “Хәрби антка тугрылык” китабына мәгълүмат туплауда азнакайлыларның активлыгы...