Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Миргасим Усманов: “Җирне алдап булмый”

Көнне-төнгә ялгап, тир түгеп үстергән игенкәйләребез өлгерә. Һәммәбез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып- җыю кампаниясенә дә санаулы гына көннәр калып килә. Урак алдыннан район хуҗалыкларында урып-җыю эшләренә әзерлекне тикшерү чаралары, комбайннар парадлары уздыру матур традициягә керде. Комбайнчылар парадын иң бернчеләрдән булып районның иң алдынгы хуҗалыкларының берсе булган "Таллы Бүләк"леләр...

Көнне-төнгә ялгап, тир түгеп үстергән игенкәйләребез өлгерә. Һәммәбез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып- җыю кампаниясенә дә санаулы гына көннәр калып килә. Урак алдыннан район хуҗалыкларында урып-җыю эшләренә әзерлекне тикшерү чаралары, комбайннар парадлары уздыру матур традициягә керде.

Комбайнчылар парадын иң бернчеләрдән булып районның иң алдынгы хуҗалыкларының берсе булган "Таллы Бүләк"леләр башлап җибәрде. Биредә игенчеләр, район, авыл хуҗалыгы идарәсе, хуҗалык җитәкчеләре, аксакаллар бергә җыелып, алда торган мөһим кампания хакында фикер алыштылар, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше, игенчеләрнең эш шартлары турында сөйләштеләр. Быел көзге игеннәр аеруча мул уңыш вәгъдә итә. Шулай ук борчак басулары да күзләрне иркәли. Озакка сузылган корылык, эсселек кенә язгы культураларга бераз зыян китерергә өлгергән. Әмма, соңгы вакытта явып үткән шифалы яңгырлар хәлне шактый җиңеләйтер кебек. Алдан чарасын күреп, тиешле технологияләрне ныклап үтәгәндә, табигать шартлары мул уңыш алу өчен киртә була алмый.

  • Кешене алдап була, әмма җирне алдап булмый. Кем ашлама белән эшләде, яфрактан тукландыру эшләрен башкарды шунда икмәк тә бар, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. - Гомумән алганда, игеннәребез быел әйбәт кенә уңыш вәгъдә итә. Бүгенге көндә төп максат: бөртеген дә югалтмыйча аларны җыйнап алу. Шуңа да һәрбер хуҗалыкта урып-җыю эшенә ныклы әзерлек булырга тиеш.

Авыл хуҗалыгы идарәсенең менеджер һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе Наил Ситдыйков үз чыгышында урып-җыю эшенә техника әзерлеге, куркынычсызлык кагыйдәләренә тукталды. Быел урып-җыю чорында районда 115 комбайн басуларны иңләячәк. Урак чорында аларның берничә минутка гына туктап торуы да җинаятькә тиң. Комбайннарың тулы әзерлектә булып та, басуларда куркынычсызлык кагыйдәләре сакланмаса да зур югалту, фаҗигагә китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә басуларда һичшиксез янгын машиналары, су булырга тиеш.

Семинарда башка авыл хуҗалыгы эшләре хакында да сөйләштеләр. Бүгенге көндә терлек азыгы әзерләү тулы куәтенә бара. "Азнакай"АФ", "Союз-Агро", "Таллы Бүләк", "Габдрахманов Л.Г.", "Тукай", "Мөстәкыймов ис." хуҗалыкларында малкайларга еллык азыкны әзерләп тә куйганнар инде. Бүгенге көндә катнаш азыктан сенаж салу, халыкка тарату өчен печән әзерләү эшләренә аеруча игътибарны көчәйтергә кирәк. Шулай ук пар җирләрен эшкәртү, малкайларга көнлек яшел азык булдыру максатыннан, рапс чәчү турында эшлекле сөйләшүләр булды.

Семинарның практик өлешендә белгечләр комбайннарны "энә күзеннән" уздырдылар. Хәтта урында ук ашлыкны суктырып та карадылар. Кайбер комбайннардан коелган бөртекләр өчен хуҗалык җитәкчеләренә, механизаторларга шактый кызарырга да туры килде.

************

Комбайннар парады дүшәмбе көнне "Азнакай"АФ" җәмгыятенең Сәпәй басуларында да узды. Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Җитәкчеләр һәм белгечләр хуҗалыкта техниканың урып-җыюга әзерлеген карап, игенчеләр белән фикер алышты. Район башлыгы механизаторлар белән очрашу барышында бөтен мөмкинлекләрне дә барлап, һәр минутны рациональ файдаланып, авыл һәм шәһәрлеләрнең уртак көче белән уракны югалтуларсыз, сыйфатлы башкарып чыгарга кирәклеген ассызыклады, хезмәт кешесенә игътибарны тагын да арттырырга кирәклегенә басым ясады. Көнне-төнгә ялгап эшләгән игенче вакытында хезмәт хакын, премияләрен дә алырга, башка төр кызыксындыру чаралары да оештырылырга тиеш. Марсель Шәйдуллин алдынгыларга, амбарларда эшләгән ветераннар, укучыларга... быел да район хакимияте тарафыннан кызыксыныдру чаралары булачагын әйтте.

Гомумән, районда урып-җыю эшенә ныклы әзерлек бара. Шушы көннәрдә республика комиссиясе белән берлектә тә хуҗалыкларда тикшерүләр узачак. Барысын да җентекләп күз уңыннан уздырырга кирәк. Басуларда сыгылып утырган тук башаклар уракка бик аз гына вакыт калуын искәртә.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Миргасим Усманов: “Җирне алдап булмый”