Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Министр язгы кыр эшләрен уңай бәяләде

Район агросәнәгать предприятиеләре эше белән танышуын ул "Союз-Агро" ҖЧҖдә мөгезле эре терлекләр асрау өчен алып барыла торган, якын-тирәдә моңа кадәр әле тиңе булмаган мегаферма төзелешендә булудан, җитәкчеләр һәм төзүчеләр белән эш барышы, хезмәт шартлары турында аңлашудан башлады. -Төзелештә нинди генә яңа технологияләр кулланылмасын, беренче чиратта объектның киләчәктә анда эшләүчеләр өчен...

Район агросәнәгать предприятиеләре эше белән танышуын ул "Союз-Агро" ҖЧҖдә мөгезле эре терлекләр асрау өчен алып барыла торган, якын-тирәдә моңа кадәр әле тиңе булмаган мегаферма төзелешендә булудан, җитәкчеләр һәм төзүчеләр белән эш барышы, хезмәт шартлары турында аңлашудан башлады.

-Төзелештә нинди генә яңа технологияләр кулланылмасын, беренче чиратта объектның киләчәктә анда эшләүчеләр өчен уңайлы булырга тиешлеге турында истән чыгарырга ярамый, - диде министр. Ул шулай ук гаилә фермалары санын үстерүгә игътибарны арттыру зарурлыгын ассызыклады.

Мегаферманы ел азагына кадәр файдалануга тапшыру, анда савым сыерларның беренче төркемен урнаштыру планлаштырыла.

Марат Әхмәтовның көньяк-көнчыгыш районнарга булган эш визитының төп максаты - әлеге төбәктә башкарылган язгы кыр эшләре, үсентеләрнең шытымы белән танышу иде. Шуңа да ул Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин озатуында вертолет белән авыл хуҗалыгы предприятиеләре карамагындагы иген басулары торышын карап узды һәм "Марс" җәмгыятенең Мәллә елгасы буендагы көзге бодай басуына тукталды. Анда аны район, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, муниципаль авыл җирлекләре башлыклары, язгы кыр эшләре барышында игенчеләргә үзләренең күпьеллык тәҗрибәләре белән ярдәм иткән ветераннар, хуҗалыкларга беркетелгән җаваплы вәкилләр каршы алды.

Базар икътисадына күчү чорларын да зур тетрәнүләрсез, югалтуларсыз уздыра алган "Марс" җәмгыяте бүген дә һәр тармак үсеше буенча әйдәрләр рәтендә. Әйтик, көздән чәчеп калдырган 600 гектар арыш һәм бодай культуралары бүген инде куе булып, күңелне сөендереп күкрәп үсеп утыра. Аларны иртә яздан эшкәрткәннәр, гербицид керткәннәр. Җәмгыятьнең яшь директоры, дан казанган җитәкче Хәбип Баяновның эшен лаеклы дәвам итүче Рамил Зарипов һәм аның игенчелек буенча урынбасары-баш агроном Ирек Абдуллин белдерүенчә, быел язгы культуралар чәчүне дә 15 майга тәмамлаганнар. Барлык мәйданнар да ашланган. Бүген яшь шытымнар тигез рәтләр булып тишелеп килә.

...Очрашу барышында Марат Готыф улы анда катнашучыларны республикада язгы кыр эшләренең барышы белән кыскача таныштыргач, безнең район игенчеләре хезмәтенә тукталды.

-Азнакайда эшләрнең торышын бик уңай бәялим, - диде ул. - Уҗымнар яхшы кышлап чыкканнар, әйбәт кенә үсеп тә киткәннәр. Язын тиешле вакытта өстәмә туклану да алганнар һәм бүген инде бик өметле күренәләр. Язгы кыр эшләре дә вакытында һәм бик оешкан төстә уздырылган. Азнакай республикада иң күп - 70 мең гектар чәчүлек җире булган район. Аны сез вакытында һәм югары сыйфатлы чәчеп чыктыгыз. Бу зур хезмәт тә, чыгым да сорый торган гамәл. Монда һәр дәрәҗәдәге җитәкченең, белгечнең яңа икмәк өчен зур җаваплылык тоеп эшләве күренеп тора. Әлеге эшләр зур уңышка юлның башы гына булса да, аңа ныклы нигез салынуы күренеп тора.

Сөйләшү барышында министр безнең җирлектә дым запасының җитәрлек күләмдә булуын да әйтте. "Шуңа өстәп, көннәр кояшлы тора, җир дә җылынды, - диде ул. - Бөртекләрнең күбесе тишелде. Инде вакытында чүп үләннәренә, авыруларга каршы агрочаралар күрелсә, мөмкинлекләре булган хуҗалыклар өстәмә тукландыру да уздырса, быел мин азнакайлыларның үз сүзләрен тагын да көчлерәк, саллырак итеп әйтәчәгенә, районның элекке еллардагы данын кире кайтарачагына ышанам!"

Марат Әхмәтов игенче-механизаторлар өчен тагын бер куанычлы хәбәр җиткерде - 2013 ел азагында авыл хуҗалыгы техникасын яңарту буенча республикада дәүләт программасы эшли башлаячагын белдерде.

-Бүгенге очрашуыбыз язгы кыр эшләренә якынча йомгак ясау да ул, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре, игенче-механизаторларыбыз, ветераннарыбызның уртак тырышлыгы белән уңышка ышанычлы нигез салуга ирештек. Үсентеләрне өстәмә тукландырырга, кирәкле барлык агротехник чараларны үткәрергә бөтен мөмкинчелегебез бар. Аларны тормышка ашыру өчен күрсәткән һәрьяклы ярдәмнәре өчен Президентыбызга, Авыл хуҗалыгы министрлыгына, нефтьчеләргә ихлас рәхмәтемне җиткерәм!

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Министр язгы кыр эшләрен уңай бәяләде