Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Минималь хезмәт хакы артты

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133нче маддәсе нигезендә 2015 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең координация советы, Татарстанның Министрлар кабинеты белән минималь хезмәт хакы турында Килешү төзелде. Килешүдә каралганча, ул имзаланган көннән алып,...

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133нче маддәсе нигезендә 2015 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең координация советы, Татарстанның Министрлар кабинеты белән минималь хезмәт хакы турында Килешү төзелде. Килешүдә каралганча, ул имзаланган көннән алып, Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында хезмәткә түләүнең минималь күләме 7309 сум итеп билгеләнде.

Димәк, айлык хезмәт хакы, компенсация һәм стимул рәвешендәге түләүләр, Татарстан Республикасы территориясендә икътисадның бюджеттан тыш тармагында эшләүче һәм оешма - республика территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик зат һәм юридик затлар булмаган эшмәкәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләре алып баручы хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы 2 октябрьдән алып, 7309 сумнан да ким булмаска тиеш. Дөрес, бу очракта эш вакыты нормасы һәм җиткерелгән нормалар (вазифалар) төгәл үтәлергә тиеш.

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләренең минималь хезмәт хакы "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында"гы Федераль закон нигезендә билгеләнә һәм шушы елның 1 гыйнварыннан 5965 сум тәшкил итә.

Килешү тексты 9 октябрьдә "Республика Татарстан" һәм 10 октябрьдә "Ватаным Татарстан" газеталарында рәсми рәвештә басылып чыкты.

Минималь хезмәт хакын түләү буенча дәүләт тарафыннан билгеләнгән гарантияне тәэмин итмичә (2 октябрьдән Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында хезмәткә түләүнең минималь күләмен 7309 сумнан да ким итмәү, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләренә 2015 елның 1 гыйнварыннан хезмәт хакының айлык минималь күләмен 5965 сумнан да ким итмәү турында Килешү таләпләрен үтәмәү) хезмәт турындагы законны бозган өчен эш белән тәэмин итүчеләр Россия Федерациясе административ хокук тәртибен бозу турындагы Кодексның 5.27 нче маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

Әгәр бөтен шартларны үтәгән очракта да (эш вакытының айлык нормасы тулысынча үтәлгәндә дә) айлык хезмәт хакы билгеләнгән күләмнән аз булса, бу очракта хезмәткәр үз хокукын яклап Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук суд һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итә ала.

Белешмә өчен:

Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексының 5.27 маддәсе, 1 бүлеге һәм хезмәткә хокук нормалары булган башка норматив хокукый актлар нигезендә, хокуклар бозылганда:

җаваплы затларга кисәтү яки 1 мең сумнан 5 мең сумга кадәр административ штраф, юридик затлар булмаган эшмәкәрләргә шулай ук 1 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, юридик затларга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф каралган.

Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексының 5.27 маддәсе, 4 бүлеге нигезендә 5.27 маддәнең 1 бүлегендә каралган административ хокук бозулар тагын кабатланган очракта:

-җаваплы затларга 10 мең сумнан алып 20 мең сумга кадәр администртив штраф яки 1 елдан 3 елга кадәр дисквалификация каралган; юридик зат булмаган эшмәкәрләргә 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр штраф, юридик затларга 50 мең сумнан 70 мең сумга кадәр штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Минималь хезмәт хакы артты