Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Миңненур апа яңа йортка күчте

Яңа йортка күчү тантанасы Кичә район башлыгы Рәфис Галиев Тымытык авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Миңненур апа Фазлыйәхмәтовага яңа төзелгән йортның ачкычын тапшырды. Хәтер... Ул үткәннәрен онытмасын, аннан мәңгелек гыйбрәт алсын, үкенмәслек итеп яшәсен өчен кешелеккә югары көчләр тарафыннан җибәрелгәндер, мөгаен. Әтиләрен сугыш урлаган өлкән буын вәкилләре,...

Яңа йортка күчү тантанасы

Кичә район башлыгы Рәфис Галиев Тымытык авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Миңненур апа Фазлыйәхмәтовага яңа төзелгән йортның ачкычын тапшырды.

Хәтер... Ул үткәннәрен онытмасын, аннан мәңгелек гыйбрәт алсын, үкенмәслек итеп яшәсен өчен кешелеккә югары көчләр тарафыннан җибәрелгәндер, мөгаен. Әтиләрен сугыш урлаган өлкән буын вәкилләре, фронт юлларын исән-имин узып, илгә Җиңү алып кайтканнарның балалары бүген дә яхшы хәтерлиләрдер: дистә еллар буена ветераннарга тиешле кадер дә, хөрмәт тә булмады. Сугышта җиңүнең бөтенхалык батырлыгы булуы турында да ул тынганнан соң егерме елдан гына сөйли, шәһәр-авыл мәйданнарында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл-обелисклар куя башладылар.

Исәннәрнең каһарманлыгын тану, аларга сугыш ветераны статусы бирү өчен тагын егерме ел кирәк булды. Хәтерсез җәмгыять озак яши алмый шул...

Соңгы дистә елда, ниһаять, ил һәм дәүләт җитәкчелеге сугыш ветераннарына, аларның тол хатыннарына карата карашын тамырдан үзгәртте - аларның пенсияләре арттырылды, Татарстан Президенты сугыш инвалидларына җиңел машиналар бүләк итте. Россия Президенты кабул иткән махсус программа нигезендә менә ике ел инде сугыш ветераннары һәм аларның тол хатыннарының яшәү шартлары яхшыртыла, фатирлар бирелә.

Бу, бигрәк тә, Азнакай районы мисалында ачык чагылыш таба. 2010 ел башыннан алып бүгенге көнгәчә, район җитәкчелегенең тырышлыгы һәм кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә, бездә яшәү шартларын яхшыртырга теләүче 403 ветеранның барысы да дәүләт субсидиясе алды. Шуларның 389ы инде аерым йортларда һәм фатирларда яши. Бу - республикадагы күрше-тирә районнар белән чагыштырганда, иң зур күрсәткечләрнең берсе.

Алда әйткәнебезчә, шундый чараларның берсе кичә Тымытык авылында булды. Сугыштан соңгы бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган ветеран Галиәхмәт Фазлыйәхмәтовның тол хатыны Миңненур апа яшәгән ишек алды иртәннән үк бәйрәмчә бизәлгән иде. Хуҗабикәне тормышындагы зур вакыйга белән тәбрик итәргә килүчеләрне капка төбеннән үк чәк-чәк тоткан милли киемле кызлар каршылый...

Тантананы район башлыгы Рәфис Галиев ачты, Миңненур Хәйретдин кызына иң изге теләкләрен белдерде һәм аңа яңа йортның ачкычын тапшырды.

Үзенең җавап сүзендә Миңненур апа мәрхүм ире, фронтовик Галиәхмәт Фазлыйәхмәтовның хәтерен, рухын зурлаганнары, йорт салып биргәннәре өчен ил, республика, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә үзенең эчкерсез рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев