Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Минем әти батырмы?

Кулымда - әтием Гариф Әхмәдиевнең ак кәгазьгә һәм 12 битлек гади дәфтәрләргә теркәп калдырган истәлекләре, шаҗәрәнең буын язмалары. Ул 1904 елда 10нчы буын булып туып, 2004 елда бакыйлыкка күчсә дә, язмалары, медаль һәм орден кенәгәләре, хәрби билеты һ.б. документлары чемоданында саклана. Ул Бөек Ватан сугышына 1941 елның августында алына. Пенза...

Кулымда - әтием Гариф Әхмәдиевнең ак кәгазьгә һәм 12 битлек гади дәфтәрләргә теркәп калдырган истәлекләре, шаҗәрәнең буын язмалары. Ул 1904 елда 10нчы буын булып туып, 2004 елда бакыйлыкка күчсә дә, язмалары, медаль һәм орден кенәгәләре, хәрби билеты һ.б. документлары чемоданында саклана.
Ул Бөек Ватан сугышына 1941 елның августында алына. Пенза янындагы Селекция дигән бер лагерьда урманнан чи нарат ташып, ачлы-туклы землянка төзегәндә үк үлүчеләр күп булган. Ноябрьдә фронтка җибәрәләр. Калинин фронтына эләгә. 50 миллиметрлы миномет батальонында миномет ташучы булып хезмәт итә. Немецларны чигенергә мәҗбүр итеп, алга барганда, тамак та тук, күңел дә күтәренке була. Ул вакытта Осташков, Оленино станцияләре әле бер, әле икенче кулга күчә.
1942 елның февраль аенда бигрәк тә яман, тоташ ачлык була. 23 февральгә дип китерелгән паекларны бирми тоталар, аннары авылны немецлар ала һәм барысы да дошманга кала. Шул вакытта полк та чолганышка эләгә. Бер кичтә солдатларны җыеп, хәлне аңлаталар. Чолганыштан чыккач, әйтүләренчә, иске солдатлардан 7се генә исән калган була.
Язмамны әтинең истәлек дәфтәрләреннән өзекләр белән дәвам итәм: "Безнең армия Власовка тапшырылган булган. 1942нче елның май айларында без гел үлән ашап кына сугыштык. Мылтык тотар хәл дә юк иде. Яралангач, кыр хастаханәсенә яткырдылар.Терелеп җитмәс борын, армия кузгалып китте, хастаханәне яндырдылар, без язмыш кочагында калдык. Урманда 30-35 тәүлек үзебезнең якка чыгарга йөреп, ахырда дошманга эләктек. 3 тәүлектән соң качып, үзебезнең якка чыгып, махсус отделга эләктек. Аннан безне Мәскәү янындагы күмер шахтасына озаттылар, урман кисүдә эшләдек». 1942 елдан бирле бушка хезмәт куйган. Өйгә әти 1946 елның февралендә генә кайта һәм шул елның 14 декабрендә улы - танылган язучы Нур Әхмәдиев туа.
Язмамны "Минем әти - батырмы?" дигән сорау белән башлаган идем. Аның кебекләр, әйе, ул чорда миллионнар булгандыр. Көн саен, сәгать саен куркыныч үлем, авырлык белән очрашып җиңә килгән, исән калу өчен акыл, тапкырлык, крестьян җорлыгы һәм сугышта да, тыныч хезмәттә дә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, Ватанга 70 ел хезмәт иткән кеше (80яшенә кадәр колхозда эшләде) - ул Батыр дип җавап бирәм.
Галия Муллаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Минем әти батырмы?