Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мин яратам сине, тормыш!

Кичә Ишкәев исемендәге ял паркында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабантуй әнә шул исем астында узды. Балалар өчен иң сөенечле сюрприз - түләүсез аттракционнар булды. Бәйрәмдә балалар махсус хәзерләнгән мәйданда әкият геройлары белән бергә рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин бу чараны район Сабан туе алдыннан...

Кичә Ишкәев исемендәге ял паркында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабантуй әнә шул исем астында узды.

Балалар өчен иң сөенечле сюрприз - түләүсез аттракционнар булды. Бәйрәмдә балалар махсус хәзерләнгән мәйданда әкият геройлары белән бергә рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, биеделәр.

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин бу чараны район Сабан туе алдыннан мини репетиция дип атады. Ул бәйрәмдәгеләрне котлады һәм әлеге матур чарага зур өлеш керткән иганәчеләр: «Азнакайнефть» идарәсе, Азнакай технологик транспорт идарәсе, «Татнефть-РемСервисТранспорт», район үзәк сырхауханәсе, Хәнипов ИП, «Вега» сәүдә йорты һәм салым инспекциясенә зур рәхмәтен белдерде. .

- Бүгенге көндә безнең районда физик мөмкинлекләре чикле 286 бала яши. Киләчәккә ышанычларын югалтмасыннар, көчле рухлы булсыннар өчен без әти-әниләр һәм балалар белән даими эш алып барабыз. Безнең балалар барысын да булдыра. Алар арасында республика конкурслары дипломант һәм лауреатлары бар, - ди инвалид балаларның «Умырзая» аналар җәмгыяте җитәкчесе Елена Исламова.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев