Мин урман кызы - Азнакайлылар иҗаты
Авыл кызы булгангамы, әллә урманлы авылда үскәнгәме, бәләкәйдән табигатьне яратып, аңа сокланып үстем. Яз җитеп, карлар эреп бетүгә, күңелем белән мин инде урманда. Кар эрүгә гөмбәләр күренә башлый. Талпан дигән хәшәрәттән дә курыкмыйча гөмбә җыябыз. Аны кыздырып ашыйбыз. Тәмлелеге - телеңне йотарсың. Җәйге урман җир җиләгенә бай була. Ә көз...
Авыл кызы булгангамы, әллә урманлы авылда үскәнгәме, бәләкәйдән табигатьне яратып, аңа сокланып үстем. Яз җитеп, карлар эреп бетүгә, күңелем белән мин инде урманда. Кар эрүгә гөмбәләр күренә башлый. Талпан дигән хәшәрәттән дә курыкмыйча гөмбә җыябыз. Аны кыздырып ашыйбыз. Тәмлелеге - телеңне йотарсың.
Җәйге урман җир җиләгенә бай була. Ә көз - муллык чоры. Нәрсә генә җитешми көздә? Чикләвек, миләш, балан, камырлык, гөлҗимеш һәм дә минем өчен иң тәмлесе - гөмбә! Ниндиләре генә үсми аның безнең урманнарда?! Тигәнәккә, сырганакка батып, күп итеп гөмбә җыеп, җәяүләп гөмбәдән кайтулары үзе бер бәхет бит ул.
Шулай берчакны дустым һәм аның ире белән киттек гөмбәгә. Көзнең әбиләр чуагы дигән иң матур көннәре. Гөмбә тапсак - җыярбыз, тапмасак рәхәтләнеп һава сулап кайтырбыз, дидек. Мәш килеп гөмбә җыеп йөрибез шулай. Бер аланлыкка килеп чыктык. Карыйм: каршыбызда кояшта кызынып кара елан ялтырап ята. Сузылган, җәелгән - әллә үле инде, дибез. Күңел түзми бит, агач ботагы сындырып алдык та тегеңә төрткәли башладык. (Ничек курыкмадык - шаккатам!) Еланыбыз ялкау гына селкенеп алды да, әкрен генә кузгалып китте. Ул бик хәлсез иде.
Тагын шулай берчакны кызлар белән гөмбәгә киттек. Бик күп итеп гөмбә җыйдык. Кайтырга чыктык. Арыдык, сусадык, ашыйсы килә. Каршыбызга бер көтү кәҗә килеп чыкты. Әкрен генә бардым да берсен иркәли башладым. Карыйм тегенең имчәгеннән әкрен генә сөте тама. "Кызлар, тиз генә берәр савыт бирегез, бер кызык эшлим!" - дим. Иелдем дә теге кәҗәнең сөтен саудым. Кәҗәм күзләремә карап, рәхмәт дигән сыман миңа карап тора. Әзрәк бушангач, кәҗәкәем, иптәшләрен ияртеп китеп тә барды. Әй көлештек кызлар белән. Кәҗә сөте бик файдалы бит.
Бәләкәй вакытта булган тагын бер кызыкны искә төшердем әле. Бала-чагалар җыелышып җиләккә киттек. Озак йөрдек, арыдык,янып пештек. Ә җиләк мактанырлык түгел, барлыгы яртышар чиләк. Ачу килә бит инде, чиләкне тутырасы килә. Һәм без җаен таптык. Булган җиләкләрне бушатып тордык та, чиләкләребезгә үлән тутырдык, ә өстенә җиләкләребезне салдык. Әй кайтабыз инде урамнан горур атлап. Чиләкләр җиләк белән тулган. Кайтуын кайттык, ә җиләкнең чиләкнең өстендә генә икәнен әниләргә ничек аңлатырга инде?
Әнкәй әйтә: "Ярар, кызым, җиләкләреңне чистарт та кайнатма ясарбыз", - ди. Дөресен сөйләргә туры килде. Үземә дә бик уңайсыз булды. Ләкин, яңадан беркайчан да алай алдамам, дип үз-үземә сүз бирдем.
Менә шулай урман кызының еш кына кызык та, куркыныч та хәлләргә юлыкканын үзегез дә аңлагансыздыр инде.
Фирая ИСЛАМОВА. Азнакай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев