Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Милләтләр кроссы – 2013: йөгерешкә 600 азнакайлы чыкты

Сабантуй мәйданында физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, район һәм шәһәр халкында физик культура белән даими шөгыльләнүгә кызыксыну тудыру һәм республиканың "Татарстан кроссы - 2012" ярышлары кысаларында "Милләтләр кроссы-2012" дип аталган спорт бәйрәме үтте. Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган чарада 600 кеше йөгерешкә чыкты. Ярышларны тантаналы төстә ачып, район башкарма комитеты җитәкчесенең...

Сабантуй мәйданында физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, район һәм шәһәр халкында физик культура белән даими шөгыльләнүгә кызыксыну тудыру һәм республиканың "Татарстан кроссы - 2012" ярышлары кысаларында "Милләтләр кроссы-2012" дип аталган спорт бәйрәме үтте. Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган чарада 600 кеше йөгерешкә чыкты.

Ярышларны тантаналы төстә ачып, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үтте. Бүген район халкының 28 проценты актив спорт белән шөгыльләнә. Дамир Гыйләҗев киләчәктә әлеге санның тагын да артачагына өмет белдереп, яшьләрне сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакырды.

Йөгерүдә үз көчләрен сынау өчен бирегә спортчылар, мәктәп укучылары, балалары белән ата-аналар, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре килгән иде.

Катнашучылар 10 төркемдә көч сынаштылар, дистанцияләр дә шуңа ярашлы - 500 метрдан 2000 метрга кадәр иде. Мәктәп укучылары арасында Елизавета Кедун, Наилә Закирова, Динара Ганиева, Аделина Мөхәммәтдинова, Ильяс Хөснуллин, Алексей Дементьев, Сирин Рәхимҗанов, Аяз Вәлиуллин җиңүче булып танылдылар.

Предприятие хезмәткәрләре арасында "Азнакайнефть" идарәсе вәкилләренә тиңнәр булмады: үз төркемнәрендә Альбина Гобәйдуллина, Айрат Гафуров, Азат Йосыпов, Фирдәвис Шакиров беренче булдылар. Бораулау эшләре предприятиесе эшчеләре Ләйсән Низамиева, Рәис Зәкиев, Фәнис Тимбаков, мәгариф идарәсеннән Нәсимә Шәрипова шулай ук үзләренең спорт белән дус икәнлекләрен раслап, җиңү яуладылар.

Бүгенге көндә кешелекне борчыган җитди мәсьәләләрнең берсе - сәламәт яшәү рәвеше проблемасы. Саулык - кешенең иң зур байлыгы. Аны акчага сатып алып булмый. Югалган сәламәтлекне кайтарып алуы да авыр. Көчле, җитез, түзем, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физик эш, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Ә син, газета укучы, сәламәтлек өчен кулдан килгәннең барын да эшлисеңме?! Әле һаман да тотынмагансың икән, алдагы елда безнең белән йөгерергә әзерләнә башла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Милләтләр кроссы – 2013: йөгерешкә 600 азнакайлы чыкты