Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Милли үзәк тагын да берләштерә
Җөмһүриятебездә төрле милләт вәкилләре бер йодрыкка тупланып, дуслыкта, татулыкта гомер кичерәләр. Бу яктан Татарстан илдә иң имин, өлге булган республикаларның берсе санала. Үзебезнең Азнакай районында да руслар, татарлар, чувашлар, марилар, мордвалар һәм башка милләт вәкилләре бергә иңгә-иң хезмәт куеп, яхшы күршеләр, кода-кодагыйлар, туган-тумача, дус-иш булып, матур гына яшәп яталар. Аларның...
Җөмһүриятебездә төрле милләт вәкилләре бер йодрыкка тупланып, дуслыкта, татулыкта гомер кичерәләр. Бу яктан Татарстан илдә иң имин, өлге булган республикаларның берсе санала.
Үзебезнең Азнакай районында да руслар, татарлар, чувашлар, марилар, мордвалар һәм башка милләт вәкилләре бергә иңгә-иң хезмәт куеп, яхшы күршеләр, кода-кодагыйлар, туган-тумача, дус-иш булып, матур гына яшәп яталар. Аларның һәркайсының милләт буларак мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калу, буыннан-буынга җиткерү максатында милли берләшмә дә төзелеп, аның активистлары яхшы гына эшләп киттеләр. Мисал өчен, чуваш милләте бүлеген җитәкләгән Олег Владимировны гына алыйк. Ул үзе яшәгән Якты Күл авылында борынгы гореф-гадәтләрне саклап калу, йолаларны үтәүдә башлап йөрүче, оештыручыларның берсе. Монда, әлбәттә, аның 25 ел управляющий, 15 ел авыл биләмәсе башлыгы булып эшләгәндә туплаган тәҗрибәсе дә зур этәргеч. 44 хуҗалыклы авылда бүгенге көндә 76 кеше яши, аларның 4се - туксан яшьтән узганнар. Урман куенында утырган бу авылны тагын да ямьләп әледән-әле милли бәйрәмнәр үткәрелеп тора. Алар ел саен район Сабан туена да үзләренең милли нәкышләр чагылган күргәзмәләре белән килә. Алай гына да түгел, чувашларның республика күләмендә үткәрелгән Учук, Уяв бәйрәмнәрендә дә актив катнашалар. Шәһәребезнең әле күптән түгел генә Шәйхетдинов микрорайонында ачылган Мәдәни үзәгендә дә чуваш милләтле халыкның тормыш-көнкүреше, тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре чагылдырылган милли почмакны иң беренчеләрдән булып алар булдырды. Чәршәмбе көнне бирегә визит ясаган Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның урынбасары Николай Владимиров, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов районыбызда бу юнәлештә алып барылган эшчәнлеккә югары бәя бирделәр. Мәдәни үзәктә халыклар дуслыгы йорты ачу турында да сүз барды. Районның дин һәм милли мәсьәләләр буенча комиссия рәисе, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, милли берләшмәләр җитәкчеләре бүгенге көндә алып барылган эшләр хакында сөйләделәр, киләчәккә планнар белән таныштырдылар.
Лиза Нурлыева
Сүз уңаеннан, районыбызда бүгенге көндә 55 меңнән артык татар, 7 меңнән артык рус, 339 чуваш, 249 башкорт, 190нан артык мордва һәм украин, 101 мари һәм 668 башка төр милләт кешеләре яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев