Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Милли көрәш – милләтебез горурлыгы

Әгәр гасырдан-гасырга татарны татар итеп саклаган өч-дүрт әйберне атарга кушсалар, барыбыз да аның җырын-моңын, динен, чәкчәген-өчпочмагын һәм, әлбәттә, милли спорт төрен - көрәшен атар идек. Татарча көрәш - бабаларыбыз барлыкка китергән, гасырлар узу белән шомара барып, бүгенгәчә йөзен югалтмаган милли байлыгыбыз ул. Узган атнада танылган көрәшче, татар-башкорт һәм спорт көрәше...

Әгәр гасырдан-гасырга татарны татар итеп саклаган өч-дүрт әйберне атарга кушсалар, барыбыз да аның җырын-моңын, динен, чәкчәген-өчпочмагын һәм, әлбәттә, милли спорт төрен - көрәшен атар идек. Татарча көрәш - бабаларыбыз барлыкка китергән, гасырлар узу белән шомара барып, бүгенгәчә йөзен югалтмаган милли байлыгыбыз ул.
Узган атнада танылган көрәшче, татар-башкорт һәм спорт көрәше буенча республика категориясендәге хөкемдар Фирдәвес Гәрәев истәлегенә уздырылган III Республика турниры әнә шушы хакыйкатьне тагын бер кат раслады. Фирдәвес Тәлгать улы җирлегебездә спортны үстерүгә зур көч куючыларның һәм милли көрәш буенча район гына түгел республика бәйгеләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән шәхесләрнең берсе.
- Милли көрәш турниры бер үк вакытта ике бурычны күздә тота. Якташыбыз исемен дә мәңгеләштерәбез, яшьләрне дә патриотлык рухында тәрбиялибез, аларны үз Туган илләрен якларга сәләтле көрәшчеләр булырга әзерлибез, - диде бәйгене ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Ут уйнатып эшли дә, ярышларда катнашып җиңә дә, күңелле ял да итә белә безнең халык. Район күләмендә генә түгел, республика, Россиядә үтә торган бәйгеләрдә көч сынашырдай спортчыларыбыз, көрәшчеләребез бар безнең. Спорт белән шөгыльләнергә барлык мөмкинлекләр тудырылган, теләк кенә кирәк.
Руслан Гәрәев кебек егетләребез булганда көрәш яшәячәк, көрәш сөлгесе үз данын югалтмаячак әле.
Фирдәвес Тәлгать улының тормыш иптәше - Зинфира Гәрәева һәм әтисенең эшен дәвам итүче, милли көрәш буенча спорт мастеры, "ТРның физик культура һәм спорт отличнигы" Руслан Гәрәев ярышны оештырырга ярдәм итүчеләргә, тамашачыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Руслан Гәрәев исә үзенә җиде яшь булганда беренче тапкыр биленә сөлге сала. Көрәш белән мавыккан әти кеше, малаенда көрәшчеләргә хас тәвәккәллекне, үҗәтлекне, тырышлыкны бик тиз күреп ала.
-Көрәшкә тартылуда, әлбәттә, әтинең роле зур булды. Көрәш җаныма рәхәтлек бирә, ансыз яши дә алмам кебек. Һәр уңышның нигезендә аны тудыручы, нинди дә булса максатка ирешү өчен булган бөтен тырышлыгын, тәҗрибәсен кызганмаучы остаз ята. Бүгенге уңышларым өчен мин, беренче чиратта, әтиемә һәм көрәш буенча тренерым Рәфис Миңнехановка рәхмәтле, ди спортчы.
Гәрәевләр гаиләсендә бүген яшь көрәшче Алмаз үсеп килә, ул әтисе кул астында әлеге спорт серләренә төшенә.
Быел күренекле көрәшче истәлегенә уздырылган турнирда Татарстан һәм Башкортстан Республикасының 10 район-шәһәреннән 153 яшь көрәшче келәмдә үз көчен сынады.
Киеренке рухта барган бәйгедә Азнакайдан төрле авырлык категорияләре буенча Ильвир Арсланов, Илфат Миңнегалиев, Равил Сабирҗанов, Рунар Нуриев җиңүче булып танылдылар. Турнир батырларына диплом, медаль һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Милли көрәш – милләтебез горурлыгы