Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Милли көрәш

Азнакайның 9 нчы урта мәктәбендә милли көрәш буенча ярышлар узды. А.Миннегалиев остазлыгындагы яшь көрәшчеләр беренче тапкыр чыгыш ясадылар. Шундый ук ярышларны 6 нчы урта мәктәп спорт залында үз шәкертләре өчен Р. Миннеханов та оештырды. «Татнефть» ААҖ спорткомплексында милли көрәш буенча ТР һәм Россия Чемпионы, ТР спорт мастеры Булат Вәлиев истәлегенә...

Азнакайның 9 нчы урта мәктәбендә милли көрәш буенча ярышлар узды. А.Миннегалиев остазлыгындагы яшь көрәшчеләр беренче тапкыр чыгыш ясадылар. Шундый ук ярышларны 6 нчы урта мәктәп спорт залында үз шәкертләре өчен Р. Миннеханов та оештырды.

«Татнефть» ААҖ спорткомплексында милли көрәш буенча ТР һәм Россия Чемпионы, ТР спорт мастеры Булат Вәлиев истәлегенә «Татнефть» ААҖ кубогына 5 нче яшүсмерләр турниры узды.

Анда «Юбилейный» ДЮСШ тренерлары Р.Гәрәев һәм А.Миннегалиев житәкчелегендәге Азнакай командасы катнашты. 6 нчы урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Рөстәм Заһидуллин - көмеш, Әлмәт политехника техникумы студенты Айдар Алтынбаев - бронза призга, дипломга һәм акчалата премиягә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев