Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Милли бәйрәмебезгә рәхим итегез!

Хөрмәтле райондашлар! 11 июньдә Азнакайда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә. Татарча көрәш һәм ат чабышлары һәрвакыттагыча бәйрәмнең йөзек кашы булып торачак. Сез шулай ук туры баганага менү, гер күтәрү, чүлмәк вату, йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, балык тоту, капчык, кәлүш киеп, кашыкка йомырка салып, сулы көянтә-чиләк белән йөгерү, авыш...

Хөрмәтле райондашлар!

11 июньдә Азнакайда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә.

Татарча көрәш һәм ат чабышлары һәрвакыттагыча бәйрәмнең йөзек кашы булып торачак. Сез шулай ук туры баганага менү, гер күтәрү, чүлмәк вату, йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, балык тоту, капчык, кәлүш киеп, кашыкка йомырка салып, сулы көянтә-чиләк белән йөгерү, авыш баганадан менү, капчык сугышы, таяк һәм аркан тартышу, кул көрәше кебек бәйгеләрдә көчегезне сыный һәм осталыгыгызны күрсәтә аласыз.

Бәйрәмне танылган эстрада йолдызлары - якташларыбыз Равил Галиев, Данир Сабиров, Миргаяз Шәрәфиев, «Болгар» бию ансамбле һәм шулай ук районыбызның сәнгать осталары чыгышы бизиячәк.

Бәйрәм 10.00 сәгатьтә, ат чабышы 12.00 сәгатьтә башлана. Сабантуй 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Бу көнне 20.00 сәгатьтә «Р.К. Ишкәев» исемендәге балалар ял паркында кичке уен була. Районыбыз артистларына кушылып биергә, җырлы-биюле уеннарда, конкурсларда катнашырга чакырабыз. Бәйрәмгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев