Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Милли бәйрәмебезгә рәхим итегез!

Хөрмәтле райондашлар! 11 июньдә Азнакайда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә. Татарча көрәш һәм ат чабышлары һәрвакыттагыча бәйрәмнең йөзек кашы булып торачак. Сез шулай ук туры баганага менү, гер күтәрү, чүлмәк вату, йөгерү, балык тоту, капчык, кәлүш киеп, кашыкка йомырка салып, сулы көянтә-чиләк белән йөгерү, авыш баганадан менү, капчык сугышы,...

Хөрмәтле райондашлар!

11 июньдә Азнакайда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә.

Татарча көрәш һәм ат чабышлары һәрвакыттагыча бәйрәмнең йөзек кашы булып торачак. Сез шулай ук туры баганага менү, гер күтәрү, чүлмәк вату, йөгерү, балык тоту, капчык, кәлүш киеп, кашыкка йомырка салып, сулы көянтә-чиләк белән йөгерү, авыш баганадан менү, капчык сугышы, таяк һәм аркан тартышу, кул көрәше кебек бәйгеләрдә көчегезне сыный һәм осталыгыгызны күрсәтә аласыз.

Бәйрәмне танылган эстрада йолдызлары - якташларыбыз Равил Галиев, Данир Сабиров, Миргаяз Шәрәфиев, «Болгар» бию ансамбле һәм шулай ук районыбызның сәнгать осталары чыгышы бизиячәк.

Бәйрәм 10.00 сәгатьтә, ат чабышы 12.00 сәгатьтә башлана. Сабантуй 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Бу көнне 20.00 сәгатьтә «Р.К. Ишкәев» исемендәге балалар ял паркында кичке уен була. Районыбыз артистларына кушылып биергә, җырлы-биюле уеннарда, конкурсларда катнашырга чакырабыз. Бәйрәмгә рәхим итегез!

Бәйрәм көнендә махсус автобуслар йөртәчәк

11 июньдә Сабантуйга пассажирларны автовокзал, Җиңү мәйданы, икмәк заводы, Юбилейный, Шәйхетдинов урамнарыннан 7.30 - 11.30 сәгатьләрдә, кирегә 8.00 -16.00 сәгатьләрдә автовокзал, Җиңү мәйданы, Шәйхетдинов урамнарына махсус автобуслар йөртәчәк. Юл бәясе 15 сум. Ташламалар бары Бөек Ватан сугышы ветераннарына каралган.

Юл хәрәкәте ябыла

11 июньдә Азнакай шәһәрендә Беренче Май урамыннан Сабантуй мәйданына кадәр (рус зираты яныннан) шәхси автотранспортка хәрәкәт ябыла.

Азнакай шәһәре башкарма комитеты

Сөрән сугу - Сабантуйга бүләк җыю

Милли бәйрәмебез алдыннан сөрән сугу - Сабантуйга бүләк җыю йоласы үткәрелә. Ул быел да бик матур оештырылды.

Күптәннән килгән гадәт буенча, эшмәкәрләребез бүләк җыюда һәрчак зур активлык күрсәтеп килә. Быел да йола чарасы үзәк базардан башланды. Гармун моңы астында, җырлап-биеп үзешчәннәребез колгага бүләкләрне элә торды. Һәр эшмәкәр алдан ук үз бүләген әзерләп куйган һәм аны чын күңеленнән бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев