Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәхәббәт шундый кирәк: хәләлең булсын терәк...

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Гаилә җебе - нәзек, нечкә җеп, Җил какса да кайчак өзелә. Өзелгәнне авыр ялгавы, Ә ялганса, җөе сизелә. Р. МИФТАХОВ Гаилә - гөл үстерә торган савытка охшаш, гөлне гел генә карап, тәрбияләп тормасаң, аңа я кырау төшә, я күз тия... Т. СӘГЫЙТОВ...

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Гаилә җебе - нәзек, нечкә җеп,

Җил какса да кайчак өзелә.

Өзелгәнне авыр ялгавы,

Ә ялганса, җөе сизелә.

Р. МИФТАХОВ

Гаилә - гөл үстерә торган савытка охшаш, гөлне гел генә карап, тәрбияләп тормасаң, аңа я кырау төшә, я күз тия...

Т. СӘГЫЙТОВ

Бу көн - гаилә традицияләре белән бәйле рухи кыйммәтләрне барлау көне.

Җәмгыятьтә соңгы елларда гаилә кыйммәтләре үзгәрә. Шул шартларда мәхәббәт, тугрылык үрнәкләре булган гаиләләрне республикада таныту мөһим. Бүген, шөкер, арабызда андыйлар җитәрлек.

Бәйрәм уңаеннан «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшыру матур традициягә әйләнде. Ул - 25 ел бергә яшәгән, акыллы, үрнәк балалар тәрбияләп үстергән парларга бирелә. Быел исә андый медальгә Актүбәдә гомер итүче Тамара һәм Виктор Богатовлар гаиләсе лаек булды. Аларның иңне-иңгә куеп тату гомер кичерүләренә агымдагы елның көзендә 30 ел тула. Бу гаилә шәһәрдә генә түгел, аннан читтә дә танылу алган.

Виктор Николаевич 1979 елда хезмәт юлын «Азнакайнефть» идарәсендә скважиналарны капиталь һәм җир асты ремонтына әзерләү буенча оператор вазифасында башлаган булса, әлеге көндә биредә нефть һәм газ чыгару буенча мастер булып эшли. Идарә тарафыннан уздырылган чаралардан да читтә калмый, теләп катнаша. Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен күптөрле грамоталар белән бүләкләнгән.

Тамара Владимировна исә Актүбә башкарма комитетының әйдәр белгече. Аның хезмәте шулай ук күкрәк билгеләре, мактау грамоталары белән бәяләнгән.

Тамара һәм Виктор Богатовлар кыз һәм ул тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына аяк бастырганнар. Уллары Владислав гаиләсе Казанда яши. Кызлары Ирина да башкалада төпләнгән. Бүгенге көндә алар да илгә лаеклы хезмәт куя.

Богатовларның гаилә нигезе мәхәббәт һәм тугрылыкка, бер-береңне хөрмәт итүгә корылган. Кунакчыл, авыр вакытларда һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзерләр.

Бүгенге буын менә шундый гаиләләр үрнәгендә тәрбияләнсен иде. Гаиләләр ныклы булса, дәүләт тә ныклы булыр.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев