Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәхәббәт нигезе – гаилә, гаилә бәхете – балалар

Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин һәм ЗАГС бүлеге мөдире Элфинур Хәертдинова бәйге җиңүчеләренең берсе-Лена Гыймаеваны тәбриклиләр Гашыйклар көнен быел ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре аеруча тантаналы, онытылмаслык итте. Бу көнне бер-беренә ихлас мәхәббәтен белдереп Анастасия һәм Рөстәм Кариевлар никахларын теркәде. Ә янә дүрт пар гаилә кору турында гаризалар бирде. Аларны гомерләренең...

Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин һәм ЗАГС бүлеге мөдире Элфинур Хәертдинова бәйге җиңүчеләренең берсе-Лена Гыймаеваны тәбриклиләр

Гашыйклар көнен быел ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре аеруча тантаналы, онытылмаслык итте.

Бу көнне бер-беренә ихлас мәхәббәтен белдереп Анастасия һәм Рөстәм Кариевлар никахларын теркәде. Ә янә дүрт пар гаилә кору турында гаризалар бирде. Аларны гомерләренең иң садә бу мизгелләре белән котларга якыннары җыелды. Аналар көне уңаеннан игълан ителгән "Яшәвемнең мәгънәсе син, балам!" бәйгесенә дә нәкъ менә шушы көнне, әле генә гаилә коручы яшь парлар да катнашында йомгак ясалуы яшьләр өчен гыйбрәтле дә, тәрбияви дә тормыш дәресе булды.

Әйе, Җир йөзендә ана өчен баладан да кадерле зат юк. Карынында йөрткәндә үк ул аның сау-сәламәт булып тууын, бәхетләргә генә уралып яшәвен тели, тормышның бөтен мәгънәсен шушы сабыенда күрә.

Бәйгегә хатларның шактый күп килүе гаҗәп түгел. Йөрәк парәләре-балаларына Ананың һәрчак әйтер сүзе бар. Гадәти тормышта әйтә алмаган никадәр назлы сүзләр, җылы теләкләр әнә шулай ак кәгазь битенә төшкән.

Карамалыдан Фәнүзә Рафикова, Үчәлле авылыннан Шәмсенур Галиуллина ялгызлары балаларын аякка бастырып, олы тормыш юлына озата. Язмаларында-тәрбия мәсьәләсендә уйланулар, сыңар канатка төшкән авырлыклар турында җан авазы, аналарның балаларына чиксез мәхәббәте. Аларны менә дигән итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына озатканнар. Ишкәй авылыннан Зөлфия ханым Рәхмәтуллинаның Руслан улына хатын да еламыйча гына уку мөмкин түгел. Бары тик язмыш тарафыннан сыналган һәм бу сынауларда чын мәгънәсендә Кеше булып кала алган олы җанлылар гына әнә шундый хис-кичерешләргә ия була ала торгандыр ул.

Карамалы-Елга авылыннан Лена Гыймаева, Сарлыдан Лилия Кәримова, районыбыз шагыйрәсе Галия Сәетшина, мәгариф ветераны Лидия Райкова, Тымытыктан Ләйсән Гәрәева, Актүбәдән Лилия Мөхәммәтгалиева, Зинфира Мөхтасарова, Римма Габдуллина, Чемодуровадан Наталья Прокофьева, Мария Платонова, Азнакайдан Нәфисә Фәтхуллина, Эльмира Әминова, Зилара Шәйхетдинова, Карамалыдан Фәнүзә Рафикова сабыйлары туу, аларның беренче адымнары, уңышлары, тормышта үз юлларын табу бәхетен шигъри тәлгәшләргә урап һәм чәчмә әсәрләре аша шундый илаһи тасвирлый ки, һәркайсын тәмләп, тугарылып укыйсың. Гаилә бервакытта да бала-чагасыз ямьле була алмый. Ул сабыйлар белән генә матур шул. Ятимнәрне үз назына ураган, җан җылысын биреп үстергән районыбызның янә бер шагыйрәсе Гөлчәчәк Садретдинова, Азнакайдан Алсу Зыятдинованың йөрәк түреннән агылган хис-кичерешләрен бәян иткән каләмнәре артыннан йөргәндә күзгә яшь тамчылары эленә. Газиз аналары бирә алмаган ихлас яратуны менә шушы чын мәгънәсендә Әниләрдән алган бу балалар бәхетенә күңел сөенә.

Бәйгедә катнашкан әниләрнең барсы да җиңүче, чөнки бу дөньяда әниләрдән дә изгерәк, кадерлерәк зат юк. Аларны һәм гаилә корырга җыенган яшьләрне тәбрикләгән район җитәкчелеге вәкилләре, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары һәммәсенә ихлас теләкләрен җиткерделәр. Кичәне алып барган Зинфира Кашапова һәм Ландыш Шәрәфиеваның аналарга мәдхиясе, яшьләргә теләкләре сүзләргә генә сыеша алмыйча моңлы җырларына да кушылып, күңел кылларын тибрәтте.

Лиза Нурлыева, бәйгенең жюри әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев