Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәмгыять яшәешен экология билгели

Бөтен илнең профессиональ экологлары һәм иҗтимагый экологик оешмалары ел саен 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнен билгеләп үтә. Россиядә бу көн эколог көне буларак игълан ителгән. Ул әйләнә-тирә мохитне саклау, сәламәтләндерү, тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. ТРның көньяк-көнчыгыш зонасында әйләнә-тирә мохитның торышын контрольгә алу максатыннан, 1994 елда Ык буе дәүләт инспекциясе...

Бөтен илнең профессиональ экологлары һәм иҗтимагый экологик оешмалары ел саен 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнен билгеләп үтә. Россиядә бу көн эколог көне буларак игълан ителгән. Ул әйләнә-тирә мохитне саклау, сәламәтләндерү, тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

ТРның көньяк-көнчыгыш зонасында әйләнә-тирә мохитның торышын контрольгә алу максатыннан, 1994 елда Ык буе дәүләт инспекциясе оешты. Ул Азнакай, Баулы, Ютазы, Мөслим районнарын үз эченә ала һәм Азнакай шәһәрендә урнашкан.

Идарә оешуга быел 18 ел тулды. Чагыштырмача шушы кыска гына вакытта шактый зур эш башкарылды. Көн саен экологлар атмосфера һавасы, су ресурслары, туфрак, үсемлекләр, хайваннар дөньясын һәм халык сәламәтлеген зыянлы факторлардан саклау өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр.

Эшчәнлекләре әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле булган һәм табигатебезнең чисталыгы өчен бар күңелләрен бирүче хезмәткәрләрне Экологлар һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән тәбрик итәм. Игелекле эшегез өчен олы рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз.

Марсель Шәйдуллин, район башлыгы вазифаларын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев