Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәгълүмат бирүнең дә үз тәртибе

Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында" законга үзгәрешләр кертелеп, дискриминация характерындагы чикләүләр булган буш һәм вакантлы эш урыннары турында мәгълүмат тараткан өчен административ җаваплылык билгеләнде. Җенескә, тән төсенә, милләткә, телгә, туу урынына, милеккә, гаилә хәленә, социаль хәлгә һәм эш урыны биләүгә, яшькә, дингә мөнәсәбәткә, ышануга, иҗтимагый берләшмәләрдә яки социаль төркемнәрдә тору-тормау...

Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында" законга үзгәрешләр кертелеп, дискриминация характерындагы чикләүләр булган буш һәм вакантлы эш урыннары турында мәгълүмат тараткан өчен административ җаваплылык билгеләнде.

Җенескә, тән төсенә, милләткә, телгә, туу урынына, милеккә, гаилә хәленә, социаль хәлгә һәм эш урыны биләүгә, яшькә, дингә мөнәсәбәткә, ышануга, иҗтимагый берләшмәләрдә яки социаль төркемнәрдә тору-тормау белән бәйле һәм хезмәткәрнең эш сыйфатлары белән бәйле булмаган башка шундый очракларда, мондый чикләүләр куюга хокук яки бурычлар федераль закон белән каралмаганда, әлеге мәгълүматлар булган буш, вакантлы эш урыннары турында игъланнар тарату федераль закон белән тыелды.

Бу таләп бозылганда, гражданнарга 500 сумнан 1 мең сумга, җаваплы затларга 3 мең сумнан 5 мең сумга, юридик затларга 10 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәгълүмат бирүнең дә үз тәртибе