Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәңгелек йортыбызны да гөлбакча итеп күрәсе килә

Безнең халыкта: "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!" - дигән матур әйтем яши. Якыннарыбызның рухы безгә рәнҗеп ятмыймы? Бүгенге көндә зиратларыбыз нинди хәлдә? Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов белән әңгәмә кордык. - Рәмис Рәисович, районда ничә зират бар? - Районда барлыгы 129 зират бар....

Безнең халыкта: "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!" - дигән матур әйтем яши. Якыннарыбызның рухы безгә рәнҗеп ятмыймы? Бүгенге көндә зиратларыбыз нинди хәлдә? Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов белән әңгәмә кордык.
- Рәмис Рәисович, районда ничә зират бар?
- Районда барлыгы 129 зират бар. Алар якынча 221 га мәйдан алып тора. Шуларның өчесе - Азнакайда, өчесе - Актүбәдә, калганнары авыл җирлекләрендә урнашкан. Зирекле Елга, Каенлы Күл, Наратлы, Роза кебек югалган авылларда зиратлар ябык, кешеләр инде җирләнми. Андыйлар барлык зиратларның 19 процентын алып тора.
- Вафат булганнарны җирләр өчен урыннар җитәрлекме?
- Тулаем алганда, район зиратларының 80 проценты тулган. Урыннар белән кыенлыклар юк, бары Актүбә бистәсендә тәэмин ителеш түбән. Анда яңа урын булдыру буенча эш бара.
- Соңгы елларда зиратларны төзекләндерү, чистарту буенча районда шактый эшләр башкарылды. Бу чараларга акча каян алына?
- Татарстан Республиккасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә районда зиратларны төзекләндерү буенча муниципаль адреслы программа булдырылды. Аңа кадәр зиратларның 80 проценты төзекләндерү таләп итә иде. 2011-2014 елларда бу эшләргә республика бюджетыннан 2 млн 800 мең сумга якын, район бюджетыннан 5 млн 500 мең сумнан артык акча бирелде. Быелга 3 млн сумга якын каралган.
- Төзекләндерү дигәндә нинди эшләрне күздә тотасыз?
- Зиратларны чистарту, аларга бару юлларын салу, коймалау, җиһазлар саклау өчен бина төзү, чүп савытлары урнаштыру өчен мәйданчыклар төзү һәм чүп савытларын урнаштыру, зиратларны яктырту - болар бар да программада каралган эшләр.
- Бу өлкәдә нинди хәл итәсе мәсьәләләр бар?
- Кайбер зиратларны зур агачлар баскан. Аларны кисү шактый чыгымнар сорый. Әйткәнемчә, зиратлар 80 процентка тулган, яңа урыннар кирәк. Әмма акчасыз гына да башкарыла торган эшләр бар. Әйтик, елга бер булса да якыннарыңның кабереннән чүп утау, рәшәткәләрне буяу һәркемнең кулыннан килердәй эш. Соңгы елларда яз аенда авыл зиратларында өмәләр үткәрү күркәм традициягә әверелде. Торган җиребез генә түгел, соңгы йортыбыз да матур, чиста булсын иде.
Әңгәмәдәш: Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәңгелек йортыбызны да гөлбакча итеп күрәсе килә