Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәет терелеп өенә кайткан

Дустының "рух шатлыгына" чираттагы рюмкасын күтәргән адәм тере "мәетне" күреп аңын җуйган... Бу хәл Владивостокта булган. Бер төркем дуслар эчеп утырган вакытта араларындагы ир авыраеп китә. Дуслары ашыгыч ярдәм чакыралар, алары үз чиратында ирнең үлемен билгеләп, моргка озата. Бәхеткә, ул үлмәгән була, суыткычта айнып китә һәм ярдәмгә чакыра башлый. Шул...

Дустының "рух шатлыгына" чираттагы рюмкасын күтәргән адәм тере "мәетне" күреп аңын җуйган...

Бу хәл Владивостокта булган. Бер төркем дуслар эчеп утырган вакытта араларындагы ир авыраеп китә. Дуслары ашыгыч ярдәм чакыралар, алары үз чиратында ирнең үлемен билгеләп, моргка озата. Бәхеткә, ул үлмәгән була, суыткычта айнып китә һәм ярдәмгә чакыра башлый. Шул сәбәпле ул морг сакчысының котын ала. Персонал полиция чакырта һәм шуннан соң гына аны "тоткыннан" азат итәләр. Үлеп терелгән ирне өенә озаталар. Кайтып кергән чакта дуслары аның рух тынычлыгына эчүләрен дәвам итә торган була. "Өрәк"не күргән берсе шундук аңын югалта, дип хәбәр итәләр Владивостокның матбугат сайтларында.

Источник: http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/12677-m%D3%99et-terelep-%D3%A9en%D3%99-kaytkan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәет терелеп өенә кайткан