Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәнәвездә чәй фестивале узды

 Борын-борыннан безнең халык чәй яраткан, аңа әледән-әле мәдхия белдереп, кергән кунакны да чәй белән хөрмәтләгән.


Мәнәвез авылында да чәй яраталар. Шушы көннәрдә генә бөтен авыл халкы хэм Әгерҗе авыл халкы аңа багышлап үткәрелгән фестивальгә җыелды. Хуҗабикәләр бер-берләрен уздырып чәй тәмнәре өлгертте, җәй җыелган хуш исле үлән төенчекләрен дә күтәреп килделәр. Әнә шулай мәш килеп бергә табын кордылар. Һәркайсы үзе генә белгән әбиләрдән үк сакланып килгән чәй пешерү серләрен сөйләргә ашыкты. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән җыр-моң астында барган бәйрәм барысын бергәләп биетеп тә алды. Авыл биләмәсе башлыгы Назиф Хәсәнов котлау сүзләрен җиткерде, ул чәй фестиваленең махсус бүләкләрен дә әзерләгән. Авылыбыз депутаты  Халидә Галимова, Ветераннар оешмасы рәисе Албина Сафиуллина авыл халкына сәламәтлек, гел шулай актив яшәүләрен теләде.
Әнә шулай авылда тагын бер матур традициягә нигез салынды дип, хәбәр итә безгә Мәдәният йорты директоры Гөлназ Исламова .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев