Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мексиканнар авыл хуҗагына яңа проект тәкъдим итте

Татарстанда тотрыклы үсеш алган районнарның берсе буларак, чит төбәкләр һәм илләрнең Азнакай белән кызыксынуы арта бара. Төркия, Белоруссия, Кырым белән багланышлар матур гына дәвам итә. Быел җәен итальяннар эшлекле визит ясаган иде. Шушы көннәрдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Мексика компаниясе вәкилен кабул итте. Очрашуда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе...

Татарстанда тотрыклы үсеш алган районнарның берсе буларак, чит төбәкләр һәм илләрнең Азнакай белән кызыксынуы арта бара. Төркия, Белоруссия, Кырым белән багланышлар матур гына дәвам итә. Быел җәен итальяннар эшлекле визит ясаган иде. Шушы көннәрдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Мексика компаниясе вәкилен кабул итте. Очрашуда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Тәлгат Хафизов, район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров, крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Айрат Габдрахманов та катнашты.

Агросәнәгать өлкәсендә консультант Хосе Луис Гомес Родригес туфракның уңдырышлылыгын күтәрүче нәтиҗәле технологияләр белән таныштырды. Аны пилот проекты буларак тәкъдим итүче як хисабына Татарстанның дүрт районында тормышка ашырырга ниятлиләр. Марсель Шәйдуллин проектта катнашырга ризалыгын белдерде. Бу язда ук тәҗрибә участогы био-көчәйткечләр белән тукландырылачак. Хосе Луис Гомес Родригес сүзләренә караганда, әлеге продукт туфракны ашламалар һәм пестицидлардан арындырып, туклыклы матдәләрне кире кайтара, каткан катламны йомшарта, уңышны 30 процентка арттыра.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мексиканнар авыл хуҗагына яңа проект тәкъдим итте