Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Медаль ияләренә грантлар тапшырылды

Узган җомгада мәктәпне алтын һәм көмеш медальгә тәмамлаучы укучыларга район башлыгы грантын тапшыру тантанасы узды. Быел районда 502 укучы кулына өлгергәнлек аттестаты ала. Шуларның 46 сы медальгә лаек булды. Иң күп медаль ияләре Азнакайның 5 нче (12), 7 нче (7), 6 нчы (6), Кәкре Елга (2) мәктәпләрендә. - Сез -...

Узган җомгада мәктәпне алтын һәм көмеш медальгә тәмамлаучы укучыларга район башлыгы грантын тапшыру тантанасы узды.

Быел районда 502 укучы кулына өлгергәнлек аттестаты ала. Шуларның 46 сы медальгә лаек булды. Иң күп медаль ияләре Азнакайның 5 нче (12), 7 нче (7), 6 нчы (6), Кәкре Елга (2) мәктәпләрендә.

- Сез - белем дәрәҗәгезне күрсәтеп, киләчәккә кыю караучылар. Югары уку йортларына кереп, аны да бик яхшы билгеләргә генә тәмамлаячагыгызга ышанам. Һөнәр үзләштереп, үз районыбызга кайтырсыз дип өметләнәм, - диде район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин грант тапшырганда һәм шундый сәләтле, максатчан балалар тәрбияләгән өчен ата-аналарга, укытучыларга, мәктәп директорларына рәхмәтен белдерде.

Районыбызда һәр баланың сәләте, мөмкинлеге ачылсын өчен барлык шартлар тудырылган. Район, республика җитәкчелеге мәгариф тармагына зур игътибар бирә. Мәктәпләребез капиталь ремонт программасына кертелде, яңа җиһазлар сатып алына, сәләтле яшьләрне үстерү программасы тормышка ашырыла. Юбилейный микрорайонында яңа укыту-тәрбия комплексы төзелеше башлана.

- Һәр медальнең ике ягы бар: берсе - укучының тырышлыгы, икенчесе - укытучының сәләте. Киләчәктә дә белемнәрегезне баетыгыз, чөнки бу - уңышлы тормышның нигезе. Хөрмәтле укытучылар! Балаларның уңышлары сезнең тырыш хезмәткә бәя, алар сез биргән яхшылык һәм гаделлек дәресләрен онытмаслар, - диде мәгариф идарәсе начальнигы Дамир Гыйләҗев үзенең котлау чыгышында.

Укучылар һәм ата-аналар да шушындый бәйрәм һәм бүләк өчен район җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев