Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәдәният хезмәткәрләрен зурладылар

Мәдәният хезмәткәрләре көне районыбызда бу өлкәдә хезмәт куючылар өчен уен, җыр, бию һәм төрле уеннарга бай чын бәйрәм төсендә үтте. Беренче тапкыр район һәм шәһәрнең барлык мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм өстәле артында җыйналды. Кичә "Акчарлак" ресторанында узды. Анда мәдәният идарәсе, мәдәният йортлары һәм клублары, китапханә, музей, балалар музыка мәктәбе хезмәткәрләре, мәдәният...

Мәдәният хезмәткәрләре көне районыбызда бу өлкәдә хезмәт куючылар өчен уен, җыр, бию һәм төрле уеннарга бай чын бәйрәм төсендә үтте.

Беренче тапкыр район һәм шәһәрнең барлык мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм өстәле артында җыйналды. Кичә "Акчарлак" ресторанында узды. Анда мәдәният идарәсе, мәдәният йортлары һәм клублары, китапханә, музей, балалар музыка мәктәбе хезмәткәрләре, мәдәният ветераннары чакырылды. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова тәбрикләде. Мәдәният идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Гөлсинә Хафизова, Мәдәният йорты режиссеры Гата Ялалов һәм тальянчылар ансамбле җитәкчесе Атлас Хуҗин район башлыгының Мактау грамотасы, Мәдәният йорты концертмейстер-аккомпаниаторы Светлана Кәлимуллина һәм Чемодурово мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Наталья Прокофьева мәдәният идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Мәдәният хезмәткәрләренә Татарстанның халык артисты Закир Шаһбан, эстрада йолдызы Салават Миннеханов җырларын бүләк итте.

О. Ильясова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев