Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Мәдәни көндәлек» укучыларны мәдәнияткә тартты

"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектының икенче этабы төгәлләнеп килә. Узган ел ноябрьдә беренче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылган иде. Уку елы дәвамында алар театрларда, музейларда, китапханәләрдә, кинотеатрларда булдылар, бу хакта көндәлекләренә билгеләделәр, алган тәэсирләре хакында яздылар, рәсемнәр ясадылар. Өч айда гына да һәр укучы китапханәгә уртача 3 тапкыр барган....

"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектының икенче этабы төгәлләнеп килә. Узган ел ноябрьдә беренче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылган иде. Уку елы дәвамында алар театрларда, музейларда, китапханәләрдә, кинотеатрларда булдылар, бу хакта көндәлекләренә билгеләделәр, алган тәэсирләре хакында яздылар, рәсемнәр ясадылар.

Өч айда гына да һәр укучы китапханәгә уртача 3 тапкыр барган. Проектның порталы актив эшли. Анда районыбыздан 700 кулланучы теркәлгән, бу әти-әнисе белән һәр өченче беренче сыйныф укучысы мәдәни аралашу өчен виртуаль мәйданчыктан файдалана дигән сүз.

Ата-аналарның балаларына ярдәме зур булды, алар көндәлек өстендә бергәләп эшләде.

Башлынгыч сыйныф укытучыларыннан һәм китапханәчеләрдән торган жюри проектның муниципаль этабына йомгак ясады.

"Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге" номинациясендә 7 нче мәктәптән Юлия Стрих җиңде. Шулай ук 98 балл җыйган 4 нче лицей укучысы Зарина Солтанова (икенче урын) һәм 2 нче мәктәптән 92 балл җыйган Илзирә Гарипова (өченче урын) да мактауга лаек.

"Иң мәдәниятле әти-әни" номинациясендә 4 нче лицейдан Фәнүзә Солтанова барысын да алдырды.

Порталдан иң актив кулланучы дип шулай ук 4 нче лицейдан Залина Солтанова табылды.

Проектта иң актив катнашкан 30 укучы Казан театрлары спектакльләренә,зооботканика бакчасына сәяхәт белән бүләкләнделәр.

Ләйсән Ахунова,

мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев