Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Майда Азнакайлылар ничә көн ял итәчәк?

Оешма-предприятеләрдә эшләүчеләрдән күп санлы мөрәҗәгатьләр керүен исәпкә алып, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы май бәйрәмнәрендә ничә көн ял көтелгәнен җиткерә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май - Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре санала....

Оешма-предприятеләрдә эшләүчеләрдән күп санлы мөрәҗәгатьләр керүен исәпкә алып, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы май бәйрәмнәрендә ничә көн ял көтелгәнен җиткерә.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май - Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре санала.

Ялларны һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатыннан, РФ Хөкүмәте карары буенча, 2 гыйнварга туры килгән шимбә ялы 3 майга күчерелә.
Быел 1 май ял көненә - якшәмбегә туры килә. Шуңа да ул Хезмәт кодексына нигезләнеп бәйрәмнән соңгы көнгә - 2 майга, дүшәмбегә, күчерелә.

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләр 1, 2, 3, 7, 8 һәм 9 майда ял итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Майда Азнакайлылар ничә көн ял итәчәк?