Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пресс-конференция

“Маяк”та зооволонтерлар белән “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе узды

Бүген “Маяк” редакциясендә чираттагы “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе районыбызның зооволонтерлары белән үтте.

Аны районның яшьләр эшләре буенча идарә җитәкчесе Флорис Гарипов алып барды. Сөйләшүдә мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илдар Хәйдаров, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова, Яшьләр үзәге директоры урынбасары Светлана Шәрипова, методист Илзира Галимова, ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Валентина Саттарова, зооволонтерлар Альбина Сәрвәрова, Эльвира Әхмәдиева, Найлә Абделаал катнаштылар.

“Түгәрәк өстәл”дә бүгенге көндә шәһәребездә хуҗасыз йөргән эт-песиләр белән бәйле актуаль проблемалар күтәрелде. Бу җанварлар белән берничә еллар инде актив шөгыльләнгән волонтерларыбыз аларның санын гуманлы ысул белән киметү, тукландыру, песиләр приюты булдыру, яшь буынны рәхимле, мал җанлыклы итеп тәрбияләү кебек мәсьәләләрне күтәрделәр.

Бик җанлы барган бу сөйләшү хакында тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев