Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк”ка язылу бәясе төшерелде

Түбәләрдән тамчылар тып-тып тама башлау белән, һәркем үз мәшәкатенә баш-аягы белән чумды: игенче чәчүгә техникасын әзерли, хуҗабикәләр бакчаларына үсентеләр кайгырта, укучылар имтиханга әзерләнә, сатучылар җиңел кием ташый... Безнең дә газетабызга язылу оештыру белән мәш килеп йөргән чагыбыз. Почта чыгымнары аркасында икенче яртыеллыкка бәяләр арта дип бераз кәеф кырылган иде кырылуын,...

Түбәләрдән тамчылар тып-тып тама башлау белән, һәркем үз мәшәкатенә баш-аягы белән чумды: игенче чәчүгә техникасын әзерли, хуҗабикәләр бакчаларына үсентеләр кайгырта, укучылар имтиханга әзерләнә, сатучылар җиңел кием ташый...


Безнең дә газетабызга язылу оештыру белән мәш килеп йөргән чагыбыз. Почта чыгымнары аркасында икенче яртыеллыкка бәяләр арта дип бераз кәеф кырылган иде кырылуын, әмма мондый гына артуларны күрмәгән халыкмы без! Район тормышыннан хәбәрдар булып яшәргә теләгән кеше өчен алты айга 474 сум акча жәлмени ул дип уйлап куйдык. Атна саен ике тапкыр килүче газетага айга йөз сум да туры килми булып чыга.

Ә йөз сумга бүгенге көндә нәрсә алып була? Ярты кило тутырма яки ак май, тәмлерәк конфет яки печеньеның бәясе дә шул чама. Бер утырып чәй эчтең дә, оныттың!


Бер айга язылу бәясе - 79 сум. Редакциягә килеп язылып, һәр санны редакциянең үзеннән алып китүчеләр газетабызны 264 сумга яздыра алалар. Шулай ук әбүнәчеләребез "Маяк"ка почтаның үзендә "сорап алганга кадәр" (до востребования) яки "абонент ящигы" төрләре буенча да языла алалар. Бу очракта яртыеллык бәя 358 сум тәшкил итәчәк. Әлеге хезмәт төрләре турында тулырак язманы киләсе саныбыздан укый яки почта хезмәткәрләре аша белешә аласыз.


Ә газетабыз ай дәвамында өйләргә иң көтеп алынган кадерле кунак булып килеп торачак. Хәер, моны сезгә аңлатып тору да кирәкми, "Маяк"сыз почта әрҗәләрегез яныннан ятим калгандай ямансулап үтәсегезне үзегез дә беләсез, район газетасыннан башка яши алмавыгызны йөрәгегез белән тоясыз.


Дөньясы да вакыйгаларга бик бай шул аның. "Маяк"ка язылучылар берьюлы ике куян койрыгын тотуларын аңладылар инде: анда район тормышы да, республиканыкы да яктыртыла. Мәктәп яшеннән алып өлкән буынга кадәр үзенә кирәкле мәгълүмат ала ала.

Киләсе яртыеллыкта да безнең белән бергә булырсыз дип ышанабыз. "Маяк"ны һәрчак үз күрүегез өчен рәхмәт сезгә! Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Һич ташламам!

Илне яклап яуга дәшкәннәрне
Җиңү теләп "Маяк" озаткан.
Ятим, тол калганны газиз халкым
"Маяк" белән бергә юаткан.


Күтәрешкән илне, җиңүләргә,
Бирешмәскә "Маяк" өндәгән.
Фидакарьгә түрдән урын биргән,
Борчу туса, күзен йоммаган.


Нинди генә авыр чор булмасын,
"Маяк" булды һәрчак янәшә.
Әле дә бит киңәш, илһам бирә,
Якын кардәш кебек эндәшә.


Яшә, "Маяк", һәрчак бергә булыйк,
Чыкмый калма, берүк күз йомма.
Авыр чагың килсә, һич ташламам,
Һәм көтәрмен сине -
Һәр чәршәмбе, һәр җомга.


Гөлгенә Маликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Маяк”ка язылу бәясе төшерелде