Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Маяк»–аның юлдашы

Редакция кунагы Марсель Гарипов "Маяк" газетасы укучыларына Марсель Гарипов исеме, беренче чиратта, җәмәгать эшлеклесе буларак ике республиканың уртак горурлыгы - Ык елгасын пычранудан, андагы тереклек дөньясын юкка чыгудан саклап калуга багышланган язмалар сериясе белән таныш. Тумышы белән Зур Сукаештан чыккан ир асылын әдәбият сөючеләр "Тымызык кына Ык ага", "Мәңгелек мәхәббәт",...

Редакция кунагы Марсель Гарипов

"Маяк" газетасы укучыларына Марсель Гарипов исеме, беренче чиратта, җәмәгать эшлеклесе буларак ике республиканың уртак горурлыгы - Ык елгасын пычранудан, андагы тереклек дөньясын юкка чыгудан саклап калуга багышланган язмалар сериясе белән таныш. Тумышы белән Зур Сукаештан чыккан ир асылын әдәбият сөючеләр "Тымызык кына Ык ага", "Мәңгелек мәхәббәт", "Без Сукаеш уңганнары" һәм дистәгә якын башка әсәрләре буенча язучы Мирсәй Гариф буларак беләләр.

Ул газетаның актив хәбәрчесе, редакция хезмәткәрләренең якын дусты гына түгел, күрше республикада яшәүче әбүнәчебез дә!

Соңгы килүендә ул үзенең куанычы белән уртаклашты - күренекле якташыбыз "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек булган. Бу барлык газета укучыларыбыз һәм әдәбият сөючеләр өчен дә зур сөенеч. Тәбрик итәбез сине, хөрмәтле авторыбыз!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бергә булыйк!

2011 елда без бер генә вакыйганы да күз уңыннан төшереп калдырмаска тырыштык, барысын да газетабыз битләрендә яктыртып бардык. Сезнең хатларыгызга, тәкъдим-киңәшләрегезгә колак салып, газетабызның эчтәлеген тагын да баету өстендә эшләдек.

Газетабызга язылуыгыз, безне укуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Алга таба да шулай без сезгә, сез безгә кирәк булып яшәргә язсын!

2012 елның беренче яртыеллыгына "Маяк" газетасына язылу 25 декабрьдә төгәлләнә. Яңа елның беренче көннәреннән үк газетабыз өйләрегезгә район сулышын алып килсен дисәгез, ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев