Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк” үзенең укучылары арасында фотоконкурс игълан итә

Быел районыбызда ике истәлекле дата - Азнакай авылына нигез салынуга 250 һәм аңа шәһәр исеме бирелүгә 25 еллыклар билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Маяк" газетасы үзенең укучылары арасында фоторәсемнәр конкурсы игълан итә. Ул ел дәвамында барачак. Материалларга булган таләпләргә килгәндә, без тулысынча укучыларыбыз фантазиясенә ышанабыз. Әйтик, берничә дистә еллар элек төшерелгән...

Быел районыбызда ике истәлекле дата - Азнакай авылына нигез салынуга 250 һәм аңа шәһәр исеме бирелүгә 25 еллыклар билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Маяк" газетасы үзенең укучылары арасында фоторәсемнәр конкурсы игълан итә. Ул ел дәвамында барачак.
Материалларга булган таләпләргә килгәндә, без тулысынча укучыларыбыз фантазиясенә ышанабыз. Әйтик, берничә дистә еллар элек төшерелгән иске каралты сурәте белән аның урынында калкып чыккан бүгенге яңа бина фотосын, аларга үзегезнең аңлатмаларны юлларга була. Күмәкләшеп төшкән тарихи рәсемнәрне язмача шәрехләү дә укучыда зур кызыксыну уятыр дип уйлыйбыз. Урынлы дип табылган фотосурәтле язмалар газетада урын алачак.
Җиңүчеләрне "Маяк" газетасына ярты елга бушлай язылу, истәлек бүләкләре көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Маяк” үзенең укучылары арасында фотоконкурс игълан итә