Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пресс-конференция

“Маяк” редакциясендә сәламәтлегебезгә багышланган “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе үтте

“Түгәрәк өстәл” сөйләшүен ачып, баш мөхәррир Фәрхәт Шәйхулов теманың бик җитди булуын ассызыклады, мондый эчтәлекле сөйләшүләргә табибларның, дин әһелләренең, яшьләр лидерларының һәрчак актив катнашуын билгеләп үтте.

Газетабыз белән даими элемтәдә торган, подписка вакытында ярдәм күрсәткән кунакларыбызга редакциянең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Сөйләшүне алып барган журналист Лиза Нурлыева кунакларга газета укучыларыбызның сорау-гозерләрен җиткереп, бер-бер артлы сүз бирә торды. Анда катнашып чыгыш ясаган баш табиб урынбасары Рашат Хуҗин, медицина профилактикасы кабинеты мөдире Луиза Мурадымова, Яшьләр үзәге директоры Миләүшә Минһаҗева, клиник-эксперт бүлеге методист-табибы Роберт Каһарманов, районыбызның имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт, табиб-кардиолог Резеда Миннуллина бүгенге көндә сәламәтлегебез өчен иң актуаль мәсьәләләрне яктыртып, райондашларга үзләренең киңәшләрен бирделәр, фикерләре белән уртаклаштылар.

Бу хакта тулы язманы газетабыз битләреннән укырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев