Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Маяк" коллективы Азнакайны кышкы чүптән чистартуга үз өлешен кертте

Азнакайда санитар ике айлык игълан ителгәнгә бик күп вакыт узмаса да (Азнакайда санитар ике айлык башланды), район һәм шәһәр җирлегендә тирә-якны тазарту, төзекләндерү буенча шактый гына эш башкарылды. Оешма-предприятие, учреждениеләр үзләренә беркетелгән территорияләрне чистартты. Санитар-экологик өмәләрдән "Маяк" газетасы да читтә калмады. Кулга тырма-себерке тотып, редакция алдын коллектив тиз арада ялт...

Азнакайда санитар ике айлык игълан ителгәнгә бик күп вакыт узмаса да (Азнакайда санитар ике айлык башланды), район һәм шәһәр җирлегендә тирә-якны тазарту, төзекләндерү буенча шактый гына эш башкарылды.

Оешма-предприятие, учреждениеләр үзләренә беркетелгән территорияләрне чистартты.

Санитар-экологик өмәләрдән "Маяк" газетасы да читтә калмады. Кулга тырма-себерке тотып, редакция алдын коллектив тиз арада ялт иттереп куйды.

Санитар ике айлык дәвам итә. Димәк, һәрберебез шәһәрне чүп-чардан арындыруга әле дә үз өлешебезне кертә алабыз. Азнакай- уртак йортыбыз. Анда чиста, уңайлы булсын өчен күмәк көч куйыйк һәм бер-беребез хезмәтенең кадерен белеп, кадерләп саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Маяк" коллективы Азнакайны кышкы чүптән чистартуга үз өлешен кертте