Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк” икенче ел рәттән “Бәллүр каләм”ле булды

19 май - Татар матбугаты көне уңаеннан журналистика өлкәсендә иң мәртәбәле бәйге - "Бәллүр каләм - Хрустальное перо" конкурсына йомгак ясалды. "Маяк" газетасы "Бәллүр каләм"гә икенче ел рәттән лаек булды. Быелгы бәйгедә без «Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы» махсус номинациясендә җиңү яуладык. Әйтергә кирәк, бәйге уздыру тарихында...

19 май - Татар матбугаты көне уңаеннан журналистика өлкәсендә иң мәртәбәле бәйге - "Бәллүр каләм - Хрустальное перо" конкурсына йомгак ясалды. "Маяк" газетасы "Бәллүр каләм"гә икенче ел рәттән лаек булды.

Быелгы бәйгедә без «Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы» махсус номинациясендә җиңү яуладык.

Әйтергә кирәк, бәйге уздыру тарихында әлеге бүләккә әле бер генә газетаның да ике ел рәттән лаек булганы юк иде.


Татар матбугаты көне уңаеннан, редакция коллективын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итеп, үзенең теләкләрен җиткерде.


- Сез район газетасында туган төбәгебездәге һәр яңалыкны, тормышыбызның һәр тармагын, булган проблемаларын даими чагылдырасыз. "Бәллүр каләм" ул - редакциядәге һәр хезмәткәр хезмәтен тану, аны бәяләү дигән сүз. Без газетаның алга таба да нәтиҗәле эшләвен, җитешсезлекләрне тәнкыйтьләп, уңай мисалларны күреп, халкыбызга хезмәт итүен телибез. Коллективны зур җиңүе белән котлап, аларга сәламәтлек, уңышлар телибез, - диде ул чыгышы вакытында.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Маяк” икенче ел рәттән “Бәллүр каләм”ле булды