Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Маяк» газетасының даими хәбәрчесе, шагыйрәбез Гөлчәчәк Садретдиновадан шигъри күчтәнәч.

Ашыктырма, гомер, атларыңны Куалама әле камчылап. Һәр мизгелнең тәмен тәмләп калыйм, Татып калыйм әле, тамчылап. Ашыктырма, гомер, атларыңны Мин бит әле яшәп туймадым. Бирче вакыт чынга ашырырга Хыялларым, өмет, уйларым. Ашыктырма, гомер, атларыңны Иртәрәк бит гомер көзенә. Тезгенлә дә, бераз хәл жыеп ал, Колак салчы, зинһар, сүземә! Ашыктырма, гомер, атларыңны...

Ашыктырма, гомер, атларыңны
Куалама әле камчылап.
Һәр мизгелнең тәмен тәмләп калыйм,
Татып калыйм әле, тамчылап.

Ашыктырма, гомер, атларыңны
Мин бит әле яшәп туймадым.
Бирче вакыт чынга ашырырга
Хыялларым, өмет, уйларым.

Ашыктырма, гомер, атларыңны
Иртәрәк бит гомер көзенә.
Тезгенлә дә, бераз хәл жыеп ал,
Колак салчы, зинһар, сүземә!

Ашыктырма, гомер, атларыңны
Сабыр канатларым каерма!
Хаталанып, вакытыннан алда
Якты дөньялардан аерма!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев