Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк” газетасы редакциясенә рәхмәт хаты килде

Мин Камышлы авылында яшәп ятучы Гаяз Килмәкәев. Районыбызның "Маяк" газетасында үзебез турында чыккан "Көчле рухлылар теләгенә ирешә" мәкаләсен укып, бик сөендек. Газета коллективына бик зур рәхмәт. Чыннан да яшәү бик катлаулы. Әгәр яхшы күңелле күршеләрем, авылдашларым, якыннарым булмаса, үзебезнең тырышлык һәм үҗәтлек кенә дә җитмәс иде. Һәрберсенең җылы сүзе яшәргә...

Мин Камышлы авылында яшәп ятучы Гаяз Килмәкәев. Районыбызның "Маяк" газетасында үзебез турында чыккан "Көчле рухлылар теләгенә ирешә" мәкаләсен укып, бик сөендек.

Газета коллективына бик зур рәхмәт. Чыннан да яшәү бик катлаулы. Әгәр яхшы күңелле күршеләрем, авылдашларым, якыннарым булмаса, үзебезнең тырышлык һәм үҗәтлек кенә дә җитмәс иде. Һәрберсенең җылы сүзе яшәргә көч бирә. Әтиемнең туганнары бик игелекле, мәрхәмәтле кешеләр. Рамил абый Килмәкәев бәрәңге утырту, аны урнаштыру һәм башка бик күп эшләрне башкарса, Данир абый Килмәкәев бөтен йортны, ихатаны төзекләндереп, матурлап тота. Үзе Әлмәттә яшәсә дә, шушы зур эшләрне башкарырга вакыт таба. "Өйне өеп торсаң гына", дип белми әйтмәгәннәр бит. Эше гел килеп чыгып тора. Ә бит аларның үз гаиләләрендә дә проблемалары юк түгел.

Шушы мәкаләне укыганнан соң, Актүбәдә яшәүче бер абый (тыйнак абый үз исемен язмаска кушты), сугыш чоры баласы безгә үз пенсиясеннән акчалата ярдәм күрсәтте. Ә районның игелек марафонында миңа гитара бүләк иттеләр. Безгә яхшылык эшләүче һәр кешегә зур рәхмәтлебез. Үз игелекләре үзләренә кайтсын!

Нәсимә Фазлыева әзерлзде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Маяк” газетасы редакциясенә рәхмәт хаты килде