Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Маяк" газетасы кызыклы фотосүрәтләргә бәйге игълан итә

Түбәләрдән тып-тып тамчылар тама, урамда беренче гөрләвекләр күренә башлады. Кояш та көннән-көн мәрхәмәтлерәк. Яз җитә, җәмәгать! Ә табигатьнең бу фасылында күңелләрдә дә якты, шатлыклы хисләр уяна, йөзләрдә елмаю чагыла. Менә без дә, редакция хезмәткәрләре, үзебезгә бераз шаян күзлектән карап алырга булдык. Укучыларыбыз арасында "Маяк" - файдалы газета" дигән кызыклы фотосүрәтләргә...

Түбәләрдән тып-тып тамчылар тама, урамда беренче гөрләвекләр күренә башлады. Кояш та көннән-көн мәрхәмәтлерәк. Яз җитә, җәмәгать!

Ә табигатьнең бу фасылында күңелләрдә дә якты, шатлыклы хисләр уяна, йөзләрдә елмаю чагыла. Менә без дә, редакция хезмәткәрләре, үзебезгә бераз шаян күзлектән карап алырга булдык.

Укучыларыбыз арасында "Маяк" - файдалы газета" дигән кызыклы фотосүрәтләргә бәйге игълан итәбез. Фантазияләрне эшкә җигәбез!

Фотосүрәтләрне безнең электрон адреска - azmayak@mail.ru - җибәрергә мөмкин.

  • сүрәтләр tif, jpg, psd, png, bmp, pdf форматларында;
  • текст документлары doc, docx (MS Word) форматларында; текст Times New Roman, 14 pt шрифты белән юллар арасында 1,5 интервал калдырып җыелган булырга тиеш.
  • Фотоның авторын күрсәтергә.

Кызыклы фотолар 20 мартка кадәр кабул ителә.

21е көнне алар сайтыбызның "1 апрель бәйгесе" рубрикасына урнаштырылачак.

Җиңүче сайтыбызда ТАВЫШ БИРҮ аша билгеләнәчәк.

Катнашучыларга тавыш бирү 28 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Үзегезгә охшаган фото өчен сайтыбыз баш битенең уң ягында урнашкан ТАВЫШ БИРҮ бүлегендә авторның исеме алдындагы түгәрәккә басып, тавыш бирә алачаксыз.

Бүгенгә исә Әминә Шакированың «күчтәнәч»ләрен тәкъдим итәбез.

Бик файдалы газета!

Ашамлыкны да каплыйм,

Алъяпкыч итеп киям.

Кирәге чыгып тора,

Файдасын бик нык күрәм -

Аның һәр санын җыям.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: