Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Маяк" елъязмасы

Мин "Маяк" газетасына эшкә 1969 елның ахырында килдем. Ул чакта редакция Төзүчеләр урамы, 12 адресы буенча, иске баракта (хәзер бу урында Пенсия фонды идарәсе) урнашкан иде. Газетаның баш мөхәррире - Ибраһим Дәүләтшин. Аның биремнәрен үтәп, "тикшерү"не уңышлы гына уздым. Мине тәрҗемәче итеп алдылар. Әлегәчә тәрҗемә эшләрен Хәйдәр Хәлимуллин үзе генә...

Мин "Маяк" газетасына эшкә 1969 елның ахырында килдем. Ул чакта редакция Төзүчеләр урамы, 12 адресы буенча, иске баракта (хәзер бу урында Пенсия фонды идарәсе) урнашкан иде. Газетаның баш мөхәррире - Ибраһим Дәүләтшин. Аның биремнәрен үтәп, "тикшерү"не уңышлы гына уздым. Мине тәрҗемәче итеп алдылар. Әлегәчә тәрҗемә эшләрен Хәйдәр Хәлимуллин үзе генә башкарган була. Тәҗрибәле журналист буларак, ул үзе дә күп яза, тәмәкене дә чамасыз күп тарта иде. Шуңа да мине яшь каләм иясе Ирек Бәдретдинов янына хатлар бүлегенә утырттылар. Шулай итеп, редакциянең танылган журналистлары, Татарстанның журналистлар берлеге әгъзалары Мөгамбәр Шәрифуллин, Әхәт Мөхәммәтшин, Ибраһим Вәлиев, язучы Мәхмүт Хәсәнов, инде газета укучыларга таныла башлаган Әсгать Сәгытдинов янәшәсендә мин дә иҗат дөньясына чумдым. Дубляж буенча мөхәррир урынбасары Антонина Таланова бик таләпчән булса да, яхшы күңелле. Мине, диплом буенча агроном, биология укытучысын "үтереп" мактамаса да, тәрҗемәнең ярыйсы гына килеп чыгуын әйткәли иде.

Ибраһим Солтан улы төгәл, акыллы кеше иде. Һәр бүлектә берәр иҗади хезмәткәр. Аларның һәркайсы заман сулышын яктыртып тора, көн кадагындагы проблемаларны күтәрә. Штаттан тыш хәбәрчеләр дә актив яза.

Башка баракта урнашкан типография коллективы белән дус, тату, бер коллектив булып яшәдек. Бухгалтерыбыз да уртак - Саимә Дәүләтова, бик сакчыл иде. Ул чакта мәктәпләрдә дә инде шариклы ручкалар белән язалар, ә бухгалтерыбыз һаман да акча экономияли, Ибраһим Галим улы белән икесе дә кара салынганы белән язалар.

Коллективта политукулар даими үткәрелеп килде. Моны, график нигезендә, редакция хезмәткәрләре алып барды. Бөтен бәйрәмнәребез, истәлекле очрашулар бергә үтте. Хуҗалыкларга кыр эшләрендә, терлек азыгы әзерләүдә дә ярдәмгә гел барып тордык.

Ниһаять, 1972 елда редакция һәм типография ике катлы хәзерге бинага күчте. Местком әгъзасы буларак, мин икенче катка төшеп, типографиядә эшләүчеләр белән физкультминутлар уздыра идем.

Яңа бинада да Ирек Зәкиҗан улы белән бер бүлмәдә утырдык. Ул бик шаян, ишеккә "Ярлылар һәм өйдәш хатын", дигән язу элеп куйды. Соңрак безне "аердылар". Аннары Ирек тә Казанга китеп барды.

"Маяк" газетасы редакциясе каршында бүген дә тезелешеп үсеп утырган юкә-чыршыларны 1973 елның көзендә утырттык. Аларны күргән саен шул еллар искә төшә. Бердәм эшләдек, матур яшәдек.

Җитәкчеләр хезмәтебезне күрә, бәяли белә иде. Әхәт Хаҗиевичнең "Социалистик ярыш җиңүчесе" билгесен бирүе, Ясир Хөснетдинов редактор булгач "Хезмәт ветераны" билгесен тагуы, Гәүһәр Шәймәрданованың бүләкләр тапшыруы әле дә күз алдымда торган мизгелләр.

Районның үзешчән сәнгатендә катнашуымны да (6 ел буена) бик олыладылар. Районның бер генә авылын да калдырмый концертлар куеп йөрдек.

Инде лаеклы ялга чыгуыма да 28 ел. Редакция белән аралар әле дә шулай якын. Хәлемне белешеп, бәйрәмнәргә дәшеп торалар. Иҗтиһат дөньясы ышанычлы яшь алмаш кулында.

Энҗе Вәлиева,

тыл, хезмәт, матбугат ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Маяк" елъязмасы