Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Май заводы продукциясе – Россия лауреаты

Завод директоры Мөдәрис Мөнир улы Гаязов коллектив яулаган бүләкләр янында "Вамин Татарстан" ААҖ филиалы "Азнакай май ясау заводы" районда гына түгел, үз тармагы буенча республика, ил күләмендә дә тотрыклы эшләүче предприятиеләрнең берсе. Завод ел саен төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнаша һәм даими рәвештә призлы урыннар алып килә. Аның сөттән җитештерелгән ике...

Завод директоры Мөдәрис Мөнир улы Гаязов коллектив яулаган бүләкләр янында

"Вамин Татарстан" ААҖ филиалы "Азнакай май ясау заводы" районда гына түгел, үз тармагы буенча республика, ил күләмендә дә тотрыклы эшләүче предприятиеләрнең берсе.

Завод ел саен төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнаша һәм даими рәвештә призлы урыннар алып килә. Аның сөттән җитештерелгән ике төр продукциясе "Россиянең иң яхшы 100 товары" Бөтенроссия конкурсының 2011 ел программасы финалында да җиңеп чыкты. Завод җитештергән кисәкле "Голланд" сыры лауреат, "Крестьян" атланмае дипломант исеменә лаек булды. Шул уңайдан газета журналисты май заводы директоры Мөдәрис Гаязов белән очрашты һәм коллектив эшчәнлегенә кагылышлы берничә сорау бирде.

- Мөдәрис Мөнирович, белүемчә, бу бүләкләр сезнең коллектив җитештергән продукцияләргә быел бирелгән соңгы бәяләмә генә түгел?

- Сүзне ноябрь ахырында башкалабызның "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узган "Россиянең иң яхшы 100 товары" һәм "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары" конкурсында җиңеп чыгучыларны ачыклау, аларга лауреат исеме бирү һәм дипломнар тапшыру тантанасыннан башлыйк әле. ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислек иткән әлеге чарада ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТРның стандартлаштыру, үлчәм һәм сынау буенча региональ дәүләт үзәге директоры Валерий Гогин, Дәүләт Советы депутатлары катнашты. Конкурсның җитдилек дәрәҗәсен билгеләү өчен кайбер саннарга мөрәҗәгать итү дә җитәдер. Әйтик, "Россиянең иң яхшы 100 товары" конкурсына безнең республикадан 149 продукция тәкъдим ителгән иде. Шуларның 62се лауреат исеменә лаек булды. Алар арасында безнең "Голланд" сыры да бар.

ТРның иң яхшы товарлары конкурсында быел республиканың 212 предприятиесе үзенең 416 исемдәге хезмәт күрсәтү төре һәм җитештергән продукцияләре белән катнашты. Азык-төлек номинациясендә дә безнең "Голланд" сыры лауреат исемен яулады. Ачкылт сөттән ясалган "Бифилайф" биопродукты һәм "Крестьян" атланмае беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

- Болардан тыш, завод сөт ризыкларының тагын нинди төрләрен әзерли?

- Сырның дүрт төрен җитештерәбез. Шушы көннәрдә бишенчесен - "Славянский" сортын сатуга чыгарырга җыенабыз. Атланмайның берничә төрен, сөт һәм әчетелгән сөт ризыклары, шул исәптән катык, кефир, бифидок, йогурт ясыйбыз.

- Продукцияләрегезне кайсы регионнар ала?

- Элемтә диапазоныбыз киңкырлы. Саклау вакыты чикләнгән сөт ризыкларын Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан башлап, Башкортстанның безгә якын районнарында сатабыз. Без ясаган сыр, майларны Уфа, Екатеринбург, Чиләбе, Мәскәү, Петербург калаларында, башка өлкәләрдә дә бик теләп алалар. Елына 400 тонна атланмай һәм 1200 - 1400 тонна сыр җитештерелә. Соңгысының 85 проценты республикадан читтә сатыла.

Моннан тыш, Азнакайда, Баулыда, Актүбәдә алты кибетебез бар. Аларда 30га якын кеше эшли.

- Бу күләмдә сөт ризыгы ясау өчен чималны кайлардан җыясыз?

- Азнакай, Ютазы, Баулы районнары хуҗалыкларыннан барып алабыз. Моның өчен җитәрлек махсус автотранспортыбыз бар.

- Базар мөнәсәбәтләре кануны кырыс. Узган авыр сынау елларында икътисади тотрыклылыкны саклап калу өчен нинди чаралар күрдегез?

- Заводның айлык товар әйләнеше 3 миллион сумнан артып китә. Керемле эшлибез. Моны булдыру өчен һәр нәрсәне, шул исәптән энергия чыганакларын экономияләүдән башладык. Бүген без электр энергиясеннән башка бүтән берни дә сатып алмыйбыз. Үзебезнең котельныебыз, артезиан коебыз, суык җитештерүче компрессор станциябез бар. 6-7 ел элек җитештерү цехларында реконструкция үткәрдек, иске җиһазларны чит илдә һәм Россиядә эшләнгән, заман таләпләренә җавап бирерлек, конкуренциягә каршы торырлыкларына алыштырдык. Физик һәм мораль яктан искерә башлаган җиһазларны даими яңартабыз.

- Кешеләрегез, аларның эш шартлары белән дә таныштырсагыз иде?

- Заводның алты подразделениесе бар. Шуларның берсен - сыр цехын, өлкән мастер Роза Закирова җитәкли. Ирешкән уңышларыбызда әлеге коллективның өлеше аеруча зур. Биредә смена мастеры Ләйсән Җамалетдинова, сыр ясау мастеры Гөлнара Сөнгатова, слесарь-ремонтчы Илфак Садриев кебек үз эшләренең чын осталары эшли. Җитештерү цехы өлкән мастеры Зөлфирә Садретдинова, смена мастеры, биредә 41 нче елын эшләүче хөрмәтле ветераныбыз Наилә Әхмәтханова, сөт ризыклары ясаучылар Нурзилә Шакирова, Галия Галимуллина, Нурия Кәримова, Зилә Хуҗина, оеткы әзерләүче Мария Хөсәинова, слесарь Алмас Шакировны да мактап телгә аласы килә. Заводта озак еллар эшләүче баш инженер Альянус Мөхәммәтшин, лаборатория начальнигы Татьяна Кизя, микробиолог Равия Әхмәтова коллективның таянычы, яшьләр остазы.

Нәтиҗәле эшләү өчен хезмәткәрләребезгә бөтен шартлар да тудырылган. Үзебезнең ашханәбез бар. Егерме ел дәвамында ярдәмчел хуҗалыгыбыз - умарталыктан файдаланабыз. Завод ишек алдында чыршы-нарат, башка төр агачлар үсә. Язын алма бакчабыз шау чәчәккә күмелә. Тәнәфес вакытларында эшчеләребез анда рәхәтләнеп ял итә. Иң мөһиме - хезмәт хакы вакытында бирелә.

Район күләмендә уздырыла торган барлык социаль-иҗтимагый, мәдәни чараларда, шәфкатьлелек акцияләрендә актив катнашабыз. Кыскасы - коллективыбыз тулы канлы тормыш һәм иртәгәсе көнгә тирән ышаныч белән яши.

Әңгәмәдәш Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев