Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Матурлыкка кем дә соклана

Шәһәр турында читләрдә матур тәэссоратлар калсын өчен аның урамнарын, сәүдә нокталары төзеклеген даими күз уңында тотарга тиешбез. Кемдер өчен түгел, үзебез дә чисталыкны бик яратабыз бит. - Юллар, я булмаса башканы ремонтлау өчен ничәмә-ничә миллион сумнар кирәк булса да, кибет алдындагы үләннәрне чабуга, урнаштырылган чүп савытларын даими бушатып тору әллә...

Шәһәр турында читләрдә матур тәэссоратлар калсын өчен аның урамнарын, сәүдә нокталары төзеклеген даими күз уңында тотарга тиешбез. Кемдер өчен түгел, үзебез дә чисталыкны бик яратабыз бит.

- Юллар, я булмаса башканы ремонтлау өчен ничәмә-ничә миллион сумнар кирәк булса да, кибет алдындагы үләннәрне чабуга, урнаштырылган чүп савытларын даими бушатып тору әллә ни чыгымнар сорамый да кебек... Чисталыкны һәркайсыбыз ярата, ә менә эшләргә теләүчеләр генә никтер аз, - ди шаккатып, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шәкүров.

Шәйхетдинов микрорайонында урнашкан "Магнит", "Азалия", "Март" һ.б. магазиннар алдында үскән үләннәрнең биеклеге бик күпләрне гаҗәпкә калдырган булгандыр. Әз дә түгел, күп тә түгел, ярты җәй үткәч, ниһаять аларны чаптылар. Ләкин чүп мәсьәләсе бу территориядә һаман да киеренке булып кала бирә, Савытлар күп вакытта тулып ташкан була. Димәк, чүп вакытында түгелми дигән сүз. Савыт тулган дип берәү дә туңдырма яки шоколадтан калган кәгазь кисәкләрен үзе белән алып китми, ә җиргә генә ташлый бит.

Гел тискәре күренеш икән дип уйламагыз. Үз территориясенә җаваплы караган эшмәкәрләр дә бихисап. Ләкин бер кечкенә генә чүп өеме дә шәхәрнең бар ямен алып тора дияргә була.

Чисталык өчен барыбыз да көрәшсә, кояшлы матур көннәрдә җыештырылган пөхтә урамнар буйлап йөрүләре нинди рәхәт, нинди күңелле булыр иде дә бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Матурлыкка кем дә соклана