Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Машинаңа чит кеше утырып, штраф килсә, нәрсә эшләргә?

Машинаны килешү нигезендә икенче кешегә биреп торган идем. Ул күрәсең, тизлекне арттырган. Миңа штраф түләргә кирәклеге турында квитанция килде. Бу дөресме? Марат Әлеге сорауга Азнакай шәһәр прокуратурасыннан түбәндәге җавапны алдык: Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә фото һәм видеокамералар белән төшерелгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы транспорт чарасы хуҗасы...

Машинаны килешү нигезендә икенче кешегә биреп торган идем. Ул күрәсең, тизлекне арттырган. Миңа штраф түләргә кирәклеге турында квитанция килде. Бу дөресме?

Марат

Әлеге сорауга Азнакай шәһәр прокуратурасыннан түбәндәге җавапны алдык: Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә фото һәм видеокамералар белән төшерелгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы транспорт чарасы хуҗасы административ җавапка тартыла.

Мондый очракларда административ хокук бозу турында беркетмә төзелми. Эш буенча карар хокук бозучының үзеннән башка чыгарыла. Автоматик чаралар ярдәмендә чыгарылган карарларның күчерелмәләре карар чыгарылганнан соң, өч көн дәвамында почта аша хокук бозучыга җибәрелә.

Рульдә транспорт хуҗасы булмаган очракта, тизлекне арттырган машина йөртүче җавапка гомуми тәртиптә: административ хокук бозу өчен беркетмә төзү тәртибендә тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Машинаңа чит кеше утырып, штраф килсә, нәрсә эшләргә?