Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин тернәкләндерү үзәгенең Чалпы бүлекчәсендә булды

Айлык уңаеннан районда күп кенә социаль мөһим чаралар уздырыла. Дүшәмбе көнне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин тернәкләндерү үзәгенең Чалпы бүлекчәсендә булды. Анда дәваланучы өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, телевизор бүләк итте. Ул өлкән буын вәкилләре белән әңгәмә корып, аларны борчыган сорауларга җавап бирде, гозерләрен тыңлады. Очрашуда әтиләре дәһшәтле Бөек Ватан...

Айлык уңаеннан районда күп кенә социаль мөһим чаралар уздырыла. Дүшәмбе көнне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин тернәкләндерү үзәгенең Чалпы бүлекчәсендә булды.


Анда дәваланучы өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, телевизор бүләк итте. Ул өлкән буын вәкилләре белән әңгәмә корып, аларны борчыган сорауларга җавап бирде, гозерләрен тыңлады. Очрашуда әтиләре дәһшәтле Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның балалары да бар. "Андыйларга берәр нинди ярдәм чаралары булмасмы?" дигән сорау сугыш ятимнәрен борчыган мәсьәләләрнең берсе.

Район масштабында бу уңайдан шактый чаралар күрелә. Сугыш чоры балалары истәлегенә һәйкәл төзелү һәм башка ярдәм чаралары моның ачык мисалы. Район башлыгы алга таба да бу уңайдан чаралар күреләчәген әйтте. Өлкәннәр заезд саен 4 дистәләп кешегә сихәтлек бирүче, бик күп төрле дәвалау чаралары булган тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре эшеннән бик канәгать булуларын белдереп, аның алга таба да гамәлдә булуын теләп калдылар.


Өлкәннәрне шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, Чалпы авыл башлыгы Илшат Ибраһимов, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Юнысова котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Азнакай артистлары концерты белән үрелеп, ул тагын да күңеллерәк төс алды. Өлкәннәр бик канәгать калдылар. Гомер көзләрендә шундый ихтирам, хөрмәт тою үзе зур бәхет бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин тернђклђндерњ үзәгенең Чалпы бүлекчәсендә булды