Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин Әниләр көне белән котлады

Бәйрәм белән, Әниләр!

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен – Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

Безнең һәрберебезнең тормышы сезнең ярдәмнән һәм наздан, сезнең бишек җырыннан һәм кайгыртудан башлана. Әйтү өчен гаҗәеп назлы, мәгънәле, ягымлы «әни» сүзе өч хәрефтән генә торса да, кешенең бар гомерен үз эченә ала.

Авыр сугыш елларында, сугыштан соңгы катлаулы чорларда да, бүгенге заманда да тормыш йөген бертигез дәрәҗәдә алып баручы гүзәл затларыбыз, үз баласы өчен җан атып яшәүче әниләребез алдында без баш иябез һәм мәңге бурычлы булуыбыз турында беркайчан да истән чыгармыйбыз.

Һәрберебез әниләргә, әбиләргә, ана булырга тиешле хатын-кызларга үзебезнең кайгыртуыбызны, яратуыбызны, игътибарыбызны күрсәтик, аларны олылыйк һәм кадерлик. Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәр көнне әниләребезгә һәм әбиләребезгә игътибарлы булыйк. Һәр көнебез аларга игелек эшләүдән башлансын.

Сезгә сәламәтлек телим, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның кайгыртуын тоеп, яратылып яшәгез!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев