Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин: "«Маяк» газетасы туган ягыбызның кабатланмас киң кырлы вакыйгаларын яктырта"

Хөрмәтле журналистлар, район матбугаты ветераннары, иҗтимагый хәбәрчеләр! Быел без билгеләп үтә торган күпсанлы истәлекле вакыйгалар арасында Азнакай район матбугатының 85 еллыгы аерым урын алып тора. Бүгенге заман кешесенең тормышын һәм цивилизацияле җәмгыятьне иң кискен социаль-икътисади, рухи һәм мәдәни үсеш мәсьәләләре күтәрелгән объектив, киңкырлы һәм оператив мәгълүматтан башка күз алдына да...

Хөрмәтле журналистлар, район матбугаты ветераннары, иҗтимагый хәбәрчеләр!
Быел без билгеләп үтә торган күпсанлы истәлекле вакыйгалар арасында Азнакай район матбугатының 85 еллыгы аерым урын алып тора. Бүгенге заман кешесенең тормышын һәм цивилизацияле җәмгыятьне иң кискен социаль-икътисади, рухи һәм мәдәни үсеш мәсьәләләре күтәрелгән объектив, киңкырлы һәм оператив мәгълүматтан башка күз алдына да китереп булмый.
Коллективлаштыру елларында районда мөһим вакыйга була - 1930 елның мартында үз газетабызның беренче саны дөнья күрә. Авыр колхозлашу чорларын үтеп, газета хезмәткәрләре матбугат битләрендә якташларыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәтен яктырталар, халыкны Җиңүгә рухландыралар, сугыштан соңгы җимереклекләрне торгызуга үз өлешләрен кертәләр.
Бүген без ихлас рәхмәт хисләре белән район матбугаты ветераннарын искә алабыз һәм сөекле газетабыз аксакалларына тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Нәкъ менә алар, беренче юл яручылар, район тарихын, аның хезмәтчәннәренең эшләре һәм батырлыклары елъязмасын булдыруга бар сәләтләрен һәм көчләрен куйганнар.
Массакүләм мәгълүмат чараларының җәмгыятьтә барган иҗтимагый-сәяси процессларга йогынтысы бәяләп бетергесез. Бүген «Маяк» газетасы туган ягыбызның кабатланмас киң кырлы вакыйгаларын яктыртып, аны бөртекләп укучыга җиткерә, шәһәребездә, районда һәм республикабызда барган вакыйгаларны төрле күзлектән чагылдыра.
Хөрмәтле матбугат ветераннары, журналистлар, почта хезмәткәрләре, иҗтимагый хәбәрчеләр, «Маяк» укучылары!
Сезне чын йөрәктән Азнакай район матбугатының 85 еллыгы белән тәбрик итәм. Республика һәм Азнакай матбугатының данлыклы традицияләрен саклавыгызны һәм арттыруыгызны телим. Яңа иҗади уңышлар, эзләнүләр, рухи күтәренкелек, барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын!
Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин: "«Маяк» газетасы туган ягыбызның кабатланмас киң кырлы вакыйгаларын яктырта"