Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады

Сезне ихлас күңелдән язның иң гүзәл бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Хатын-кыз табигатьнең бар назын, яктысын, җылысын йөрәгенә туплаган, ул мәхәббәт, яшәү чыганагы булып тора. Сез бөек җиңүләргә рухландыручы да, гаилә учагын саклаучы да, тормышыбызны гөлгә-ямьгә төрүче дә. Нәфис җилкәләрегездә җәмгыятебезнең сәяси һәм сәнәгати йөген да тартып...

Сезне ихлас күңелдән язның иң гүзәл бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм.


Хатын-кыз табигатьнең бар назын, яктысын, җылысын йөрәгенә туплаган, ул мәхәббәт, яшәү чыганагы булып тора. Сез бөек җиңүләргә рухландыручы да, гаилә учагын саклаучы да, тормышыбызны гөлгә-ямьгә төрүче дә. Нәфис җилкәләрегездә җәмгыятебезнең сәяси һәм сәнәгати йөген да тартып барасыз.


Әниләребез, әбиләребез, апаларыбыз, сеңелләребез буларак, без сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Сез сабыр да, түзем дә, авырлыклар алдында югалып калмыйсыз, районыбыз, республикабыз үсешенә үзегездән лаеклы өлеш кертәсез.


Киләчәк көннәрегез язлар кебек матур, кояшлы булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, эшләрегездә уңышлар, якыннарыгызның җан җылысын тоеп, сөю-назларга күмелеп яшәвегезне телим.


Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин хатынкызларны 8 Март бәйрәме белән котлады